Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Сәламәтлек согы әзерләү

Сәламәтлек согы үзе бик җиңел әзерләнә, үзе файдалы

Әлеге сокның зыяны юк. Ике атна рәттән эчсәгез, халәтегезнең ничек яхшыруын үзегез дә сизәрсез. Сокны чыгарып алу белән үк эчәргә кирәк.

Бер чөгендер, ике кишер һәм бер алма кирәк булыр. Аларны юып, чистартып, барысын бергә сок сыккыч аша чыгарырга кирәк.

Аның мондый авырулардан файдасы бар:

– яман шеш күзәнәкләре үсешен тоткарлый;

– бавыр, бөер, ашказаны асты бизе, ашказаны җәрәхәте авыруларын кисәтә;

– үпкәләрне ныгыта, йөрәк өянәге һәм югары кан басымыннан саклый;

– иммун системасын ныгыта;

– күз авыруларын кисәтә, күз кибү, кызару, арпа чыгуны булдырмый;

– мускуллар авыртканда, авыр физик хезмәттән соң файдалы;

– токсиннарны чыгара, эчне йомшарта, тирене матурайта, сафландыра;

– авыздагы начар исне бетерә;

– ябыгырга теләүчеләр өчен дә файдалы.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев