Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Роза чәчәкләре янына кышка нинди үсемлекләр утыртырга ярамый?

Розалар янына язын беренче чәчәк ата торган үсемлекләр — нәркисләр, лаләләр, гиацинтлар утыртырга һич ярамый.

Роза чәчәкләре янына теләсә нинди үсемлек утыртмау хәерле. Кыш салкын була торган зонада яшәү сәбәпле, безнең якларда роза чәчәкләрен кышка җылытып калдырырга кирәк. Янына башка үсемлек утыртып куйсаң, кышын ул дымланып ятарга мөмкин. Шуңа күрә алар янына башка әйберләрне чамалап кына утыртырга кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Розалар янына язын беренче чәчәк ата торган үсемлекләр — нәркисләр, лаләләр, гиацинтлар утыртырга һич ярамый. Лалә һәм гиацинтны ел саен казып алырга кирәк, ә бу вакытта розаларның тамырлары киселергә мөмкин.

Розалар янына кирәксез көндәшләр утыртып куймагыз. Дәлия, гладиолус, бүлбеле бегонияләр розалар белән килешми. Алар бер үк вакытта диярлек чәчәк ата һәм бөтен тирә-юньне баса. Аннары аларны ел саен казып алу таләп ителә. Бу розаларга комачаулый.

Розалар янына агрессор-үсемлекләр дә утыртырга ярамый. Тамыр системасы бик көчле булган үсемлекләр тирә-якны басып алып, розаны харап итүе ихтимал. Шулай ук май ландышы, мөгезле миләүшә кебек үсемлекләр дә розага комачаулый, диелә хәбәрдә.


Фото: pixabay.com

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев