Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Крахмал куллану серләре

Хуҗабикәләргә крахмалны куллану өчен берничә киңәш

Крахмал коймак камырына да бик килешә: кырыйлары челтәрләнеп торган юка гына коймак килеп чыга.

Торт өчен кремны крахмал белән (кукурузныкы яхшырак) куертып җибәрергә була.

Кайнатма, эремчек, җиләктән торган сыек бәлеш эчлегенә дә, агып чыкмасын өчен, крахмал өстәргә мөмкин.

Кисәкләп кыздыру өчен, итне тәмләткечләр (бераз тоз, борыч, дарчин һ.б.) өстәлгән крахмалга салып әвәләгәндә, эче сусыл, йомшак булып пешә, ә юка гына тышы алсуланып, кетердәп тора.

Ит подливасы яки соусына берничә кашык крахмал өстәп җибәрсәң, куерып китәчәк, тәмле дә булачак.

Ит фаршыннан кәтлит ясаганда, йомырка урынына крахмал кулланырга мөмкин. 2 аш кашыгы крахмал 1 йомырканы алыштыра.

 Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев