Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Көн саен салкын су белән коенсаң, ни була?

Табиб сүзләренчә, чыныгуны иң башта салкын су белән коенудан башларга кирәк.

Чыныгу — ул иммунитетны ныгыту, матдәләр алмашын яхшырту, вакытында йоклау, организмның вирусларга каршы торуын булдыру дигән сүз. Бу хакта РИА Новостига табиб-терапевт Анна Ефимова сөйләде.

Табиб сүзләренчә, чыныгуны иң башта салкын су белән коенудан башларга мөмкин.

«Су температурасын ике градуска киметегез. Чүмечкә салкынча су салып, башта аякларга коярга була. Аннан гына аркага коярга кирәк. Бер атнадан соң суның температурасын тагын ике градуска киметергә мөмкин. Чыныгырга уйлагач та сап-салкын су белән коена башламагыз. Бу файда китермәячәк, киресенчә, сезгә салкын тияргә дә мөмкин», — ди табиб.

Контраст душ алдыннан башта биш минут чамасы җылырак душ астында торырга киңәш ителә. Аннары 15 секундка салкын суга керергә, аннары тагын 15 секундка — җылымса суны ачарга. «Шул рәвешле, өч тапкыр әлеге процедураны башкарырга. Иң ахыргысы салкын су булырга тиеш. Акрынлап һәр сеансның озынлыгын 40-60 секундка җиткерегез», — ди табиб.

Фото: pixabay.com

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев