Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Хатын-кызлар колагына

Өе нинди – хуҗасы шундый дигән мәкаль бар.

Ир-ат һәм хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләрне өйрәнүче немец галимнәре ар-атның кемлеген ачыклар өчен, фатирына күз салу да җитә дип саный. Ир-егет үз өенә кунакка чакыра икән, барысын да җентекләп күзәтегез, дип киңәш итә алар хатын-кызларга. Фатирларына карап, алар ир-атларны биш төргә бүлгән.

 

Рационалистлар. Күзгә иң беренче булып ташланганы – фатирдагы пөхтәлек булыр. Бар да үз урынында һәм бар җирдә дә чисталык. Төп төс кара һәм соры. Әмма чисталык яратучылар мәхәббәт өлкәсендә салкын һәм үтә сак булалар.

 

Мактанчыклар. Болар дизайнга бик игътибарлы. Аларның фатиры антиквар кибетне хәтерләтә. Мондый ир-атлар гадәттә бай булалар ләкин хатын-кызны бәхетле итә белмиләр. Аның өчен хатын-кыз – аның искиткеч затлы фатирында чираттагы антиквариат кына.

 

Таркау индивидуалист. Кагыйдә буларак, ул интеллектуал. Аның фатиры китапханәне хәтерләтә. Өстәлендә газета һәм кәгазьләр өеме булыр, вазада – кибеп-корып беткән чәчәкләр, фатиры бер яхшылап җыештырып чыгаруны сорый. Мондый егетләр хатын-кызларга ошый, ләкин аларның үзләрен генә хатын-кызлар артык кызыксындырмый.

 

Хаослы индивидуалист. Киемнәре бөтен фатир буйлап чәчелгән, урындыкта да, диванда да, өстәл өстендә дә аның әйберләре ауный. Ул өйдә сирәк була, фатирын да бәйрәмнәргә генә җыештыра. Мондый егетләрдән идеаль дус һәм сөяркәләр чыга.

 

Практик. Суыткычы шыплап тулган булыр, бүлмәсендә йомшак кәнәфиләр, диван... Яратуның һәм тәмле ризыкның кадерен белә торган кеше. Ызгышларны яратмый, алардан кача. Аннан шәп карьера көтү урынсыз, ләкин мәхәббәт кору өчен бу тип идеаль санала.

 

АКШ галимнәре кешене яхшырак белү өчен аның шкафларын да ачып карарга киңәш итә. Шкафта идеаль тәртип саклаучы ирләр үтә дә рациональ кешеләр, алар бер минутны да бушка әрәм итми, үзләренә ни кирәген яхшы белә, максатларына ирешәләр.

 

Шкафында әллә кайчангы хатларны, мәктәп дәфтәрләрен, төрле чүп-чар саклаучы ирләр йомыкыйлар, үз дөньяларына башкаларны кертергә яратмыйлар. Алар бик нечкә күңелле һәм хислеләр.

 

Шкафында җыен иске әйберләрне җыеп саклаучылар – хыялыйлар. Алар хатирәләр белән яши, план корырга ярата, ләкин ул планнарның бик азын гына тормышка ашыралар.

 

Фото:  pixabay.com

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/belmesen-bel/oe-nindi-khuasy-shundyy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев