Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Каһвәне көнкүрештә кулланырга була

Күпләребез каһвә кайнатып эчәргә яратабыз. Ә аның чүбен көнкүрештә куллану өчен файдалы якларын белмисез. Сезгә санап үтәбез

КОСМЕТОЛОГИЯ

Каһвә тән тиресен тонуста тотарга булыша, үлгән күзәнәкләрдән чистарта. Шуңа күрә каһвә чүбеннән тоник ясарга мөмкин. Каһвәне эчкәч, чүбен киптерегез. 2 бал кашыгы кипкән каһвә чүбенә ярты бал кашыгы виноград төше мае кушыгыз һәм өстенә кайнар су салыгыз. Катнашма суынгач, аның белән юыныгыз. Виноград төше мае урынына көнҗет мае да салырга ярый. Көнҗет мае тән тиресен ультрашәмәхә нурлардан саклый.

Каһвәдән целлюлитка каршы скраб та ясарга мөмкин. Моның өчен каһвә чүбен һәм балны тигез күләмдә кушып болгатыгыз, шул катнашмага берничә тамчы цитруслы эфир мае кушыгыз (эфир маен аллергия бирү-бирмәүгә тикшереп карарга онытмагыз!).

 

ДАЧАДА ЯКИ БАКЧАДА

Каһвәдә бик күп күләмдә микро һәм макроэлементлар бар, өстәвенә аның исе дә көчле. Ул ис бөҗәкләрне куркытырга да ярап куя. Әгәр бакчага кырмыскалар ияләшкән икән, алар йөргән түтәлләргә коры каһвә чүбе сибеп чыгыгыз. Бер кырмыска да, башка вак бөҗәк тә калмас! Ә менә яңгыр суалчаннары, киресенчә, каһвәне ярата.

Каһвә менә дигән ашлама да әле ул. Мәсәлән, кишер чәчкәндә түтәлгә коры каһвә чүбе дә сибеп чыксаң, кишерләр тигез һәм матур булып үсәчәк.

 

ХУҖАЛЫКТА

Каһвә начар исләрне «йотарга» сәләтле. Суыткычка төнгә кипкән каһвә чүбе салынган савыт куеп калдырсагыз, бөтен начар исләр дә юкка чыгачак. Шулай ук шкафларга кую өчен дә каһвәле сашелар ясарга мөмкин.

Каһвә чүбе ярдәмендә пыяла савыт-сабаны да чистарталар. Бернинди химик чистарткычлар да кирәкми!

 

Фото: pixabay.com/

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/matur-bulyk/kavne-bashkacha-kullanabyz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев