Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Карта чистарту буенча ЛАЙФХАК

    Сугым чоры башланды. Кемнәрдер хайванның эчәге, карталарын ташласалар, кайберәүләр алардан тәмле ризыклар әзерли. Ташлауның да сәбәбе шул: чистартуы шактый мәшәкатьле бит.

    Халык телендә «түбәтәй», «кырык карта» дип йөртелүче хайван эчлекләрен бик ансат кына да чистартып була икән.

    Карта чистарту буенча лайфхак белән Зөлфия Гыйлемҗанова бүлеште.

    – Карда таптап, чайкап алганнан «кырык карта» белән «түбәтәй»гә ике-өч уч тирәсе сода белән тоз салып берәр сәгать тотарга. Шулай иткәннән соң аның кырыла торган өлеше сыпырылып кына төшәчәк, ә үзе ап-ак булып калачак.

    Шулай ук картага  9 процентлы уксус салып тоткан очракта да бик тиз чистарачак.

     

    Чыганак: vatantat.ru

    Фото: https://vatantat.ru/2021/11/68884/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: #Бавлы
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: