Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Кырыктан соң ничек хатын-кызлар тазара?

Кырык яшьтән узгач, артык килограммнардан котылу бик җиңел түгел. Аның сәбәпләре бар

Белгечләр  берничә сәбәбее санап үтә:

 

1. Гормональ дисбаланс

Кырыкны узгач, хатын-кызларның авырлыгы арта башлауның иң зур сәбәбе шушы. Бу чорда аналык бизләре эстроген эшләп чыгаруны киметәләр. Аның җитмәвен сизгән организм, гормональ дисбалансны саклау өчен май тупларга тырыша. Менә шушы факторлар тазаруга китерә дә.

 

2. Прогестеронның күләме кимү

Хатын-кыз менопаузага якынлашканда, аның организмы прогестеронны азрак эшләп чыгара башлый. Бу исә үз чиратында гәүдә авырлыгы артуга, эч күбүгә, организмда суның тоткарлануына китерә.

 

3. Аппетит үсә

Гормональ тайпылышлар булу аркасында, аппетит үсә. Нәтиҗәдә, хатын-кыз гадәттәгедән күбрәк ашый башлый. Ә гәүдә авырлыгы артуның төп сәбәпләренең берсе, билгеле булганча, артыгын ашау.

 

4. Яшь барган саен метаболизмның акырынаюы

Кырык яшьне узган хатын-кызларның тазара башлавының тагын бер сәбәбе – метаболизмның акрынаюы. Моның белән аларның барысы да очраша. Матдәләр алмашы акырыная башлау белән, организм калорияләрне азрак «яндыра». Нәтиҗәсе күз алдында инде: бил тирәсендә шунда ук артык кирәкмәгән май туплана.

 

5. Стресс

Кырыктан узган хатын-кызларда борчулар, көн дә булып тора торган стресслар гына җитәрлек инде анысы. Үсеп килә торган балалары өчен дә борчыла ул, үзенең сәламәтлеге өчен дә... Һәртөрле стресска җавап итеп, организм кортизол бүлеп чыгара. Ә ул ябыгырга комачаулый. Шуңа күрә, артык килограммларны ташлыйм әле дип күпме генә тырышсаң да, берни дә килеп чыкмаска мөмкин.

 

6. Физик активлык җитмәү

Кырыкның өске ягына чыккач, хатын-кызларның күбесе физкультура белән шөгыльләнүгә артык зур игътибар бирми башлый. Кыскасы, тормыш баса... Физик яктан актив булмаган килеш ул калорияләрне ничек «яндырырга», май катламын ничек киметергә соң? Кырыктан соң тазара башлауның иң җитди сәбәпләренең тагын берсе шушы менә.

 

7. Тукланудагы начар гадәтләр

Алдарак әйткән идек инде: кырыктан узган хатын-кызларда борчулар бермә-бер арта. Картаеп килә торган әти-әниләр, әле үз юлларын сайларга өлгермәгән балалар, эш... Тормыш мәшәкатьләре артыннан чабып, күп чакта вакытында ашарга да оныталар. Ашасалар да, кул астына ни эләгә, шуның белән генә тамак ялгарга тырышалар. Нәтиҗәсе тагын бер инде: зур порцияләр алып, кирәгеннән күбрәк ашыйлар – тазаралар.

 

8. Гәүдәдәге яшь белән бәйле үзгәрешләр

Менопауза чорына якынлашкан саен, хатын-кыз мускулларның массасын югалта. Ә май катламы шул килеш кала бирә. Организм менә шулай көйләнгән инде. Баштарак мәлләрдә бу аерма бик сизелми, әмма матдәләр алмашы акырынайган саен, ул гәүдә авырлыгының артуына китерә.

 

9. Дарулар

Кырыкны узгач, күп хатын-кызларның сәламәтлеге белән бәйле проблемалар башлана һәм алар төрле дарулар эчәргә мәҗбүрләр. Ә кайбер препаратлар, бигрәк тә, мәсәлән, антидепрессантлар аркасында кеше тазара башлый.

 

Иң киң таралган 9 сәбәп шушылар. Гел сылу, зифа гәүдәле булып калу өчен, бу сәбәпләрнең кайберләрен читләтеп үтәргә дә мөмкин, әлбәттә. Моның өчен организмда барган үзгәрешләргә игътибарлы булыгыз. Үзегезне яратудан туктамагыз. Гомумән, яратудан туктамагыз!

Сәламәт булыгыз!

Фото: pixabay.com

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/belmesen-bel/kyrykny-uzgach-khatyn-kyzlar-nig-tazara

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев