Чөгендер икрасы рецепты
Быел кемнең чөгендере күп булган, бу рецепт алар өчен.
Икра әзерләү өчен 2 килограмм чөгендер, шулай ук, 2 килограмм помидор, ярты килограмм татлы борыч, 1-2 баш сарымсак, бер әче борыч (аны салмасаң да була), ярты стакан үсемлек мае, укроп, петрушка, тәмләткечләр, тәменчә тоз, борыч кирәк булачак. Бу икрага аш серкәсе салынмый.
Яшелчәләрне кухня комбайны яки иттарткыч аша чыгарабыз. Тирән казанда майны нык кына кыздырганнан соң, иң башта помидорны салып, кайнатып чыгарабыз. Аннары, калган яшелчәләрне дә кушып, 20 минут кайнатабыз. Шул вакыт үткәч, вак кына туралган яшел укроп, петрушка, сарымсак һәм тәменчә тоз, түгәрәк хуш исле борыч та кушып тагын 20 минут кайнатабыз.
Банкаларга тутырып, тимер капкач белән япканнан соң, әйләндермичә генә төреп куябыз. Бу рецепт буенча ярты литрлы 8 банка чыга.
Фото: pixabay.com
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев