Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Августта нинди дару үләннәрен җыярга була

Үләннәр җыеп калырга әле дә соң түгел

Дүләнә (боярышник красный) – чәчәкләре, җимешләре

Песи үләне (валериана лекарственная) – тамыры

Күк җиләк (голубика) – җимешләре

Зәңгәр мәтрүшкә (душица обыкновенная)

Тырнак гөл (календула лекарственная (ноготки)) – чәчәкләре

Балан (калина обыкновенная) – җимеше, кайрысы

Кычыткан – яфраклары

Әрекмән – тамыры

Кура җиләге – җимеше

Үги ана яфрагы (мать-и-мачеха) – чәчәге, яфрагы

Тузганак (одуванчик лекарственный) – үләне, тамыры

Абага (папоротник мужской) – тамыры

Петрушка  – үләне, тамыры

Бака яфрагы (подорожник большой) – яфрагы

Әрем (полынь горькая) – үләне

Ромашка – чәчәк кәрзиннәре

Миләш – җимеше

Нарат – ылысы, бөресе

Дару үләннәре җыю өчен иң кулай көннәр: 3–12 август

Дәвалану өчен үлән тамырларын 16–26 август аралыгында җыеп калу отышлы.

Күз күрүен яхшырту өчен

100 грамм күрәгә өстенә капланырлык итеп кенә яңа кайнап чыккан су салыгыз да 1 сәгать дәвамында төнәтегез. Аннан күрәгәне ваклап турап, шуңа вак итеп уылган кишер һәм 1 аш кашыгы шикәр оны салып, яхшылап болгатыгыз. Бу – бер көнлек микъдар. Әлеге катнашманы бер ай дәвамында ашарга киңәш ителә.

 

Чыганак:  https://vatantat.ru/2022/08/88698/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X