Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Баулыга эш сәфәре барышында башта шәһәрнең сәнәгать һәм социаль объектларында булды.
Иң беренче объект нефть һәм газ җиһазлары җитештерүче, аларны ремонтлаучы сәнәгать оешмасы булды. Аннары президент райондагы сөт заводына юл тотты. 2012 елда кулланылышка тапшырылган цех бүгенге көндә Татарстан һәм Башкортстан шәһәрләрендә үз продукциясен тәкъдим итә. Моннан тыш, сөт заводы бу республикаларның балалар бакчалары, мәктәпләре һәм шифаханәләре белән тыгыз хезмәттәшлектә тора. Республика президентына завод буйлап экскурсия оештырылды.
Аннары Рөстәм Миңнеханов сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итүче “Я смогу” автоном коммерциянеке булмаган оешмасында булды. Тернәкләндерү үзәге хәзерге вакытта иркен һәм якты бинада урнашкан, биредә Татарстан һәм Башкортстан шәһәрләреннән 40тан артык кеше тернәкләндерү уза. Рөстәм Миңнеханов үзәк җитәкчесе Марат Ильясов белән аралашты. Үзәктәге авторлык тренажёрлары инде шактый кешегә сәламәтлекләрен ныгытырга ярдәм иткән.
Нет комментариев