Музейда үтүкләр тарихы турында сөйләделәр
Төп тема

Музейда үтүкләр тарихы турында сөйләделәр

Бүгенге көндә пандемия шартларында яшәргә һәм эшләргә дә күнегеп беттек бугай. Аристларның концертларын гына түгел, китапханәләр һәм музейлар да дистанцион рәвештә онлайн форматта күргәзмәләр, төрле экскурсияләр оештыруларын дәвам итәләр. Шундый күргәзмәләрнең берсе Баулының “Туган якны өйрәнү” музеенда да булды. Чара гади генә көнкүреш техникасы – үтүк тарихына багышланды.

Музей каршында эшләп килүче декоратив-гамәли сәнгать студиясе җитәкчесе Марина Петрова үтүкнең килеп чыгышы тарихы, аның еллар узган саен камилләшә баруы һәм бүгенге көндәге үтүкләр хакында җентекләп сөйләде. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә музейда утыздан артык үтүк төре саклана. Алар арасында иң борынгылары да бар.

Индира Сәйфуллина

Автор фотосурәте


Нет комментариев