Тиздән, 9 февраль көнне, якташыбыз язучы, шагыйрь, прозаик һәм драматург Фәнис Яруллинның туган көне. Шул уңайдан, район учреждениеләрендә әдипнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган әдәби кичәләр үтә. Шундый чараларның берсе аның туган авылы Кызылъярдагы музей-йортында үтте. Анда балалар бакчасыннан нәниләр һәм кечкенә сыйныф укучылары катнашты.
Чара башланыр алдыннан музей мөдире Илмира Салаватова балаларга Фәнис Яруллинның тормышы, иҗаты турында кыскача сөйләп үтте. Музейның бер бүлмәсендә әдипнең шәхси әйберләре куелган, ул бүлмә балаларда аеруча кызыксыну уятты. Бүлмә диварларына тезеп куелган чиккән кулъяулыклар, язучы тотып язган каләмнәрне карап, балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Балалар өчен язылган китапларыннан ясалган күргәзмәне дә озаклап карадылар алар. Әлеге әкиятләрнең барысын да яхшы беләләр икән.
Әдәби кичә балаларның шигырь сөйләүләре белән дәвам итте. Алар Фәнис Яруллин шигырьләрен махсус ятлап килгәннәр.
– Балалар бакчасыннан ук нәниләрне Фәнис Яруллин иҗаты белән таныштырабыз. Бакчада өйрәнгәннәр балаларга мәктәпкә баргач та, белем иленә нигез булып тора, – ди балалар бакчасы тәрбиячесе Альбина Даутова. – Мин үзем дә кечкенә чактан ук Фәнис Яруллин шигырьләрен, әкиятләрен укып үстем. Безнең авылдан шундый күренекле кеше чыгуы белән горурланам. Музейга килеп кергәч тә, Фәнис абый үзе каршы аладыр кебек.
– Әлеге музей-йорт 2010 нчы елда ачылды, – ди музей мөдире Илмира Салаватова. – Шул көннән алып аның ишекләре ябылып тормый. Ел әйләнәсе төрле әдәби чаралар үтә. Балалар бакчаларыннан, мәктәпләрдән балалар да, өлкәннәр, ветераннар да яратып киләләр. Шулай ук чит төбәктә яшәүче якташларыбыз да сагынып, Фәнис Яруллинның иҗатын яратып, шулай ук читтән кызыксынып килгән туристлар да биредә еш булалар. Чөнки аның иҗаты төрле телләргә тәрҗемә ителеп, төрле илләрдә яшәүчеләрдә кызыксыну уята.
Индира СӘЙФУЛЛИНА
Автор фотосурәте
Нет комментариев