Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулыда җылылык сезоны башлана

    Төнлә кырау төшү һәм көндез дә көннәрнең салкын торуы районның мәктәпкәчә учреждениеләре һәм мәктәпләре биналарында температура кимүгә китерде.

    Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Дарина Ганиева соңгы көннәрдә балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә температура +14-16 градуска кадәр төшүен билгеләп үтте. Синоптикларның вәгъдә итүенә дә карамастан, безнең төбәккә әбиләр чуагы килергә ашыкмый. Баулы раойны башлыгы Рамил Гатиятуллин балалар хисабына экономияләргә ярамаганлыгын әйтте һәм балалар учреждениеләренә җылылык бирергә кушты.

    Инде кичә, 15 сентябрьдә, Баулы районы башкарма комитеты районда 2020 елның 16 сентябреннән җылыту сезонын башлау турында 261-р санлы карарны имзалады (карар “Баулы-информ” редакциясендә бар).

     Районның барлык котельныйлары әзер булуын исәпкә алып (бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илнар Вәлиев хәбәр итте), Баулы районының гомумбелем һәм мәктәпкәчә учреждениеләренә бүген үк, 16 сентябрьдә, җылылык бирә башлау планлаштырыла.

    Фото: pixabay.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: