Баулы кибетләре киштәләреннән шикәр комы юкка чыккан диярлек. Кибет хезмәткәрләре сүзләренә караганда, һәр яңа партияне район халкы санаулы сәгатьләр эчендә сатып алып бетерә. Ни өчен?
Гадәти эш көне. Кешеләр, кибет арбасын әкрен генә этеп, ашыкмыйча гына товар сайлый. Кибетләрдә киштәләр дә тулы, азык-төлек дефициты юк. Ә менә шикәр комына ихтыяҗ арткан. Кайбер кибетләрдә юк та.
– Ә шикәрегез кайда соң? – дип сорый бер баулылы сатучылардан. – Өйдә шикәрем бетеп киткән иде, инде икенче кибеткә керәм, хәтта бер килограмм да калмаган.
Челтәрле кибетләрнең берсе директоры Лилия Юрасова сүзләренә караганда, соңгы атналарда китерелгән һәр шикәр партиясе тулысынча сатылып бара. Аңа ихтыяҗ бик зур, шуңа күрә әлегә кибеттә буш шикәр киштәләре – гадәти күренеш. Кибеткә кичен керсәң, бу вәзгыять аеруча сизелә.
– Нигездә, сатып алучылар ярма, макарон, шикәр һәм он сатып ала, – дип сөйләде “Хезмәткә дан” хәбәрчесенә кибет директоры. – Макарон, ярма һәм он киштәләрдә тулып ятса, шикәрдән исә җилләр исә. Иртән 800 килограммнан артык шикәр комы китерелегән иде, төштән соң калмады да. Без хәтта аны сатып алуга чикләүләр дә керттек. Әгәр дә, мәсәлән, кеше шикәр комын өч килограмм яки аннан кимрәк алса – бер бәя, әгәр өч килограммнан артыграк сатып алса – бәясе кыйммәтрәк. Әмма кешеләрне бу туктатмый, бик сирәк кеше генә бер яки ике килограмм белән чикләнеп кала.
Ни өчен нәкъ менә шикәр комы шулай фанатик рәвештә сатып алына дигән сорауга сатучылар җилкәләрен сикертә. Кибетләргә товар җибәрү пунктларында шикәр җитәрлек, аны алып килергә генә өлгермиләр.
Ә менә баулылы Зөлфия Гатиятуллина азык-төлекне күпләп сатып алырга ашыкмый, кирәк чаклы гына ала.
– Ярмаларны, онны һәм шикәрне якынча 3-5 килограмм сатып алам, – ди ул. – Безгә җитә, зур кибет арбаларын беркайчан да тутырмыйм.
Зөлфия ханымның ире Илгизәр Гатиятуллин да тормыш иптәше белән бер фикердә. Аның сүзләренә караганда, киштәләрдә азык-төлек кытлыгы юк. Он һәм ярмаларны күпләп сатып алган очракта, ул бозылырга, аларда корткычлар барлыкка килергә мөмкин. Ир-атны борчыган бердәнбер әйбер – бәяләрнең бик тиз артуы.
– Пенсия, хезмәт хакларын күтәрмиләр, ә бәяләр һаман үсә, – ди ул.
Башка кибетләрне дә йөреп чыктык – киштәләр тулы. Шикәр комын да таптык, тик монда да ул яңадан юкка чыгу чигендә, өч пачка гына калган иде. Шикәрнең хакы да соңгы арада шактый үзгәрде, кытлык булмаса да, бәясендә кискен арту күзәтелә.
– Башкарма комитет хезмәткәрләре барлык сәүдә объектлары буенча да көнкүреш товарларына бәяләрнең көндәлек мониторингын уздыра, – ди Баулы районы башкарма комитетының икътисад һәм территориаль үсеш бүлеге начальнигы Эльвира Мингалиева. – Кибетләрдә барлык товарлар да бар, федераль сәүдә челтәрләренә товар, элек билгеләнгән тулы күләмдә, көн аралаш кайтып тора. Шикәр комына ихтыяҗ арту күзәтелә. Шуңа бәйле рәвештә, кайбер сәүдә объектларында эш көне ахырына киштәләрдә товар булмау очраклары да бар. Сәүдә предприятиеләре мәгълүматына караганда, товар кайтару белән өзеклекләр юк. Мониторингның нәтиҗәләре көн саен Татарстан республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына җибәрелә.
Автор фотосурәте
Нет комментариев