Бу атнада безнең районга алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты Леонид Якунин килде. Эш сәфәре кысаларында Баулы шәһәренең 2нче мәктәбендә дә булды, югары сыйныф укучылары белән аралашты.
10нчы, 11нче сыйныф уукчыларының Леонид Якунин белән очрашуы 2нче мәктәпнең актлар залында үтте. Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган парламент дәресе Россия һәм республика гимннарын тыңлау белән башланып китте.
Дәрес башында укучыларга республикабыз, анда яшәүче халыклар, аларның бәйрәмнәре турында мәгълүмат бирелде.
Укучыларның Дәүләт Советы депутаты белән очрашуы җанлы әңгәмә формасында узды. Леонид Якунин төрле милләт вәкилләренә толерант мөнәсәбәт тәрбияләүдә, ана телләрен һәм халыкларның гореф-гадәтләрен саклауда гаиләнең һәм мәктәпнең ролен билгеләп үтте.
Ләйсән Галимова
Автор фотосурәте
Нет комментариев