Баулы районы юбиляры хезмәте белән үрнәк
Төп тема

Баулы районы юбиляры хезмәте белән үрнәк

Хәнсевәр авылында яшәүче хезмәт һәм тыл ветераны Наил Самат улы Саматовка 95 яшь тулган. Аны олуг юбилее белән Салих авыл жирлеге башлыгы Илнур Хәйруллин да тәбрик иткән.

Сугыш чоры баласы Наил Самат улы Саматов 1931 елның 10 октяберендә Баулы районы Хәнсевәр авылында туган. Бик күп яшьтәшләре кебек үк, аның да бәхетле балачагын сугыш тартып алган. Үсмерлеккә дә кереп өлгерә алмаган балалар, өлкәннәр белән бер рәттән, авыр тормыш арбасына җигелергә мәҗбүр булганнар.

– Сугыш башланганда мина 10 яшь иде, – дип сойли Наил абый. – Әтине сугышка алдылар, ә 1943 елда хәбәрсез югалды. Без, балалар, Бөек Җиңүне якынайтыр өчен, әниләр белән бертигез эшләдек. Мин мәктәптә 7 класс бетердем. Сугыштан сон Донбасс шәһәрендә ФЗУда булдым. Кайткач, колхозда эшләдем.

Наил абый Саматов ил алдында булган бурычын да намус белән үти: 1951 елда армия сафларына алына. Мурманск шәһәрендә дүрт ел дәвамында хезмәт юлын үтә ул.

– Армиядэн кайткач, туган авылымда эшләдем, – ди ветеран. – 1957 елда күрше авыл кызы белән тормыш корып жибәрдек. Тормыш иптәшем белән матур итеп яшәп, өч кыз, бер ул тәрбияләп үстердек. Хәзерге көндә биш онык, 12 оныкчыкка яраткан бабай мин. Тормыш иптәшем белән 50 ел бәхетле тормышта яшәдек. Анын бакыйлыкка күчкәненә дә быел егерме ел булды.

Наил абый уңган куллы, аралашучан кеше. Ул төрле вакытларда, төрле вазыйфаларда хезмәт куйган. Кайда гына эшләсә дә эшен яратып башкарган.

 – Мәктәптә завхоз булып, колхозда заправкада, склад мөдире булып та эшләдем, – ди ул. – Күп еллар фермада терлекчелектә хезмәт куйдым. 1991 елда гына лаеклы ялга чыктым. Ялга чыккач та тугыз ел буе эшләдем. Эштән  69 яшемдә генә туктадым. Бүгенге көндә балаларымның кадер-хөрмәтендә булганыма шөкер итеп, рәхмәтле булып яшим.

Ветеранны юбилее белән ил, республика һәм Баулы районы башлыгы исеменнән Салих авыл жирлеге башлыгы Илнур Хәйруллин да котлаган.


Нет комментариев