Баулы юбилярын 95 яше белән тәбрик иттеләр
3 октябрь көнне Баулыда гомер итүче тыл һәм хезмәт ветераны Кадыйр Гафуров үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Матур гомер бәйрәмен ул балалары, оныклары кочагында каршы алды. Әлеге олы юбилее белән Кадыйр аганы район җитәкчелеге дә тәбрик итте.
Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар рәхәтен парлап тату олы бәхет. Кадыйр ага Гафуров тормыш иптәше Әнвәрия апа белән 70 ел бергә гомер кичерә, бүген дүрт баласына, 13 оныгы, 15 оныкчыгына сөенә. Олы юбилеен да ул яраткан кешеләре белән бергә кадер-хөрмәттә каршы алды.
Кадыйр ага гомере буе шофёр булып хезмәт иткән. Әлеге һөнәрне ул армия сафларыннан кайткач үзләштерә. Элек УТТда эшли, аннары күп еллар ПАТПда автобус йөртә. Үзенең хезмәте өчен күп санлы рәхмәт хатларына, мактау кәгазьләренә лаек булган.
Озак гомернең сере нәрсәдә дип сорагач, Кадыйр ага хезмәттә дип җавап бирә. Гомер буе тырыш хезмәт куеп, хезмәтне сөеп яшәгән өлкән буын кешеләренең берсе ул.
– Безнең әти-әни гомер буе эш сөйделәр, безне дә шулай тәрбияләделәр, – дип сөйләде уллары Шамил. – Бүген алар исән-сау булганда без бик бәхетле.
Юбилярны күркәм бәйрәме белән тәбрикләргә район башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров килгән иде. Ул Кадыйр агага Россия президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгы Ильяс Гозәеровның котлау открыткасын һәм бүләк тапшырды. Юбиляр барлык кунакларга җылы теләкләре өчен зур рәхмәтен белдерде.
Автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев