12 сентябрьдә Бөгелмәдә коралланып өен басарга кергән каракларны үтергән өчен йорт хуҗасы Евгений Деданин суд каршына басарга мөмкин. Бу хакта «Вести КАМАЗа» яза.
Алдан хәбәр итүебезчә, http://bavly-tat.ru/news/fa%D2%97iga/bauly-beln-chiktsh-rayonda-yort-khuasy-en-basarga-kergn-karaklarny-tergn алган яралардан ике кеше һәлак булып, өченчесе качып китә. Аны соңрак тоткарлыйлар.
Үтерелгән каракларның берсе – Самара өлкәсеннән 38 яшьлек Иван Нетроголов, икенчесе 29 яшьлек Владислав Колоярцев булуы билгеле.
Йорт хуҗасы 41 яшьлек Евгений Деданин исә саклану чараларын арттырып куллануда гаепләнә. Хәзерге вакытта суд-медицина, суд-генетик, суд-баллистик, суд-трасологик һәм суд-психиатрик экспертизалар үткәрелә.
Нет комментариев