Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Баулы белән чиктәш районда йорт хуҗасы өен басарга кергән каракларны үтергән

12 сентябрьдә Бөгелмәдә киноларда гына күрсәтелә торган куркыныч вакыйга була.

Коралланган караклар бер эшмәкәрнең өенә бәреп кереп, хуҗа һәм аның хатынын бәйли. Соңрак җинаятьчеләр йортта эшли башлаган сигнализацияне сүндерү өчен ир-атның бауларын чишә.

Татар-информ” язуынча, эшмәкәр бу форсаттан файдаланып, үзенә һөҗүм итүче каракларга пычак белән ташлана. Алган җәрәхәтләрдән икесе һәлак булган. Машинага утырып качарга өлгергән өченчесен берничә сәгатьтән соң, "Перехват" оештырып, шул ук шәһәрдә тоткарлыйлар.  

 

Әлеге вакыйга буенча тикшерү бара.

Фото: соцчелтәрләр, "Татар-информ"

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев