Өчпочмак  рецепты
Аш-су

Өчпочмак рецепты

Бу гадәти рецепт белән генә пешергән өчпочмак түгел – төче камырдан пешерелгәне.

Камырны чак кына катырак та басарга мөмкин, ди. Эчлекне ясаган арада, камыр йомшап китә.

Өчпочмак пешерергә керешкәндә иң беренче эш итеп, камыр басыла. Баскан камырдан 50 г шарлар ясап, тастымал белән каплап торабыз. Басканнан соң бераз тотмасаң, өчпочмакның авызы ачылып китүчән була. 50 г камырдан 100 граммлы өчпочмак чыга. Өйдә инде алай төгәл грамманары кирәкми, шуңа күрә чама белән генә дә эшләргә мөмкин.

Эчлек болай ясала:

0,5 г сөяксез итне урман чикләвеге зурлыгында турыйбыз. Шуңа 1 кг бәрәңге, 200 г суган турала.

50 г камырга 60 г эчлек алына. Пешкәндә 10 граммы кимегәч, төп-төгәл 100 граммлы өчпочмак килеп чыга. Мичкә тыкканда өстен майлыйсы юк, чөнки камырда болай да май җитәрлек.

Ризыгыз тәмле булсын!


Нет комментариев