Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Кәтлит сусыл булып пешсен өчен, иткә нәрсә кушарга?

Өйдә кәтлитне чапкаланган иттән пешерү хәерле.

Кәтлит пешерү өчен иттарткычтан чыгарылган фарш, тәмләткечләр кирәк. Башка әйбер салмасаң, мондый кәтлит коры һәм каты булып пешә.

Фаршны маринадка салып куеп була. Иттарткычтан чыгарылган ит алабыз, ит тураклап вакланган булса, тагын да яхшырак. Өйдә аз кеше өчен генә кәтлит әзерләгәндә итне пычак белән чапкалап вакласаң тәмлерәк була. Күп итеп пешергәндә иттарткыч кулланмый булмый инде.

Фаршка үзегез ошаткан тәмләткечләрне салыгыз. Гомумән алганда, кара борычтан башка берни кирәкми дә. Тоз салмагыз!

1 кг фаршка 150 мл исәбеннән боз кебек сап-салкын минераль су кушыгыз.

Фаршны болгатыгыз һәм 3-5 сәгатькә суыткычка куеп торыгыз.

Пешерер алдыннан фаршка суган һәм тәменчә тоз өстәгез.

Кәтлитне үзегез яраткан ысул белән пешерегез. Панировка кулланырга да була.

Фото:  pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев