Кальмардан җиңел салат рецепты
Аш-су

Кальмардан җиңел салат рецепты

Тиз генә ясала торган салат рецептын тәкъдим итәбез.

Салат өчен: кальмар, суган, яңа өзелгән кыяр, йомырка, диңгез кәбестәсе, каймак, майонез, тоз.

Кальмарны тозлы суда 2-3 минут пешерергә, суынгач саламлап турарага. Суганны ярымбоҗралап, кыярны саламлап турарга. Йомырканы угычтан уарга. Диңгез кәбестәсе салырга.

Табынга бирер алдыннан майонез һәм каймак, тоз салып болгатырга.

Фото: http://pixabay.com/

Чыганак:  https://intertat.ru/news/cooking/24-12-2019/kalmardan-i-el-salat-retsepty-5712604


Нет комментариев