Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Чәй янына эремчекле синнабон рецепты

Синнабон тәмле, йомшак ризык. Эчлекләрен төрлечә ясарга була. Сезгә эремчекле эчлек һәм каймаклы крем белән рецепт тәкъдим итәбез.

Синнабонның камыры өчен: 350 г он, 5 г коры чүпрә, 100 г сөт, 50 г шикәр комы, 50 г маргарин (атланмай, үсемлек мае), 70 г каймак, 3,5 г тоз.

 

Эчлек өчен: 500 г эремчек, 1 йомырка, 100 г шикәр комы.

 

Крем: 200 г кибет каймагы, 1-2 аш кашыгы шикәр комы.

Камыр басарга һәм җылыга кабартырга куярга. Кабарып менгәч баскалап янә кабартырга. Аннары камырны җәяргә һәм өстенә эчлекне ягарга, рулет итеп төрергә. Рулетны кисәкләргә бүлеп чыгарга һәм майланган табага ара калдырып тезәргә. Табада килеш бер-берсенә кушылганчы кабартырга. Аннары духовкага куярга.

Синнабонны духовкадан алып, кайнар килеш өстенә кремны мулдан агызырга. Кремга бер йомырка да өстәргә мөмкин, ул вакытта синнабоннарны сүндерелгән, әмма кайнар духовкага 10 минутка куярга кирәк.

Фото: http://pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.ru/news/cooking/05-02-2020/ch-y-yanyna-eremchekle-sinnabon-retsepty-5720423

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев