Галимнәр физик актив кешеләрнең озаграк яшәвен ачыклаган.
Урамда велосипедта китеп баручыны күрсәгез, белегез, ул сездән озаграк яшәргә мөмкин. Галимнәр физик актив кешеләрнең озаграк яшәвен ачыклаган. Аларда яман шеш белән авыру хәвефе дә түбәнрәк икән. Сез дә велосипедта йөрегез!
Күбрәк китап укыгыз. Кайсысын телисез — нәфис әдәбиятмы, классикамы, җиңел-җилпе детективмы, фәнни хезмәтме — барысы да гомерне озайтырга ярдәм итә.
Тискәре хисләрне эчегездә тотмагыз! Моның өчен кемгәдер кычкыру мәҗбүри түгел. Йөгерегез, бокс белән шөгыльләнегез, җырлагыз, һичьюгы күңелегезне бушатып елап алыгыз. Җиң сызганып физик эш эшләп алу да яхшы.
Оптимистлар озаграк яши — бу бәхәссез. Оптимист булырга өйрәнегез!
Кәһвә һәм чәй эчегез. Аеруча яшел чәйне ешрак куллансагыз була.
Азрак ашагыз! Җиңелчә ачлык тойгысы гомерне озайта икән. Сүз озак вакыт ашаудан баш тарту турында түгел, кулланылган калорияләр күләмен киметү турында.
Чили борычын даими рационга кертегез. Аны яраткан кешеләрдә яман шеш, йөрәк авырулары һәм салкын тию куркынычы 14 процентка азрак булуы ачыкланган.
Шоколад та гомерне озайта! Ул стресска каршы торырга ярдәм итә. Өстәвенә, хатын-кызларда инсульт хәвефен киметергә мөмкин.
Озак яшәүчеләрнең рационында сыр да бар. Юкка түгелдер. Сез дә аны ешрак кулланыгыз.
Галимнәр үткәргән тикшеренү еш соңга калучыларның озаграк яшәвен күрсәткән. Алар вакыт чикләренә сыярга тырышып артык борчылмый һәм депрессиягә бирелми икән
Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән
Нет комментариев