Чипсыны еш ашау тән массасы артуына һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычы күтәрелүенә китерергә мөмкин, дип аңлата табиб.
«Чипсының бер төргәгендә еш кына шактый күләмдә тоз һәм туенган майлар була. Аларны еш ашау артериаль кан басымы күтәрелүгә, тән массасы артуга һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычының артуына сәбәпче булырга мөмкин», — дип кисәтте табиб.
Аның сүзләренчә, чипсының төренә карамастан, аны артык еш ашамаска кирәк. Табиб ассызыклаганча, бу продукт яшелчәләрне һәм сәламәт тукланудагы башка файдалы ризыкларны алыштыра алмый.
Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән
Нет комментариев