Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, кадерле баулылар!

Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы белән тәбрик итәм!

Еллар  узса да, 1945 елның 9 мае, кадерле һәм истәлекле көн булып,  мәңгегә хәтердә сакланачак. Бу көнне без сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаганнарны искә алабыз һәм хәзерге вакытта янәшәдә булган ветераннарыбызга тирән рәхмәт сүзләре әйтәбез. Сез безгә тыныч күк йөзе, азатлык һәм якты киләчәк бүләк иттегез. Фронтта, тылда булган һәр мизгел, Җиңүгә алып барган һәр адым өчен зур рәхмәт сезгә.

Бөек Җиңүне якынайткан хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре! Сез көнне-төнгә ялгап икмәк үстердегез, шинельләр тектегез, патроннар ясадыгыз – сез фидакарь хезмәтегез белән Җиңүне якынайттыгыз.

Бүгенге көндә, дистә еллар узгач, тарих кабатлана. Безнең сугышчыларыбыз яңадан Ватан сагына бастылар, ил мәнфәгатьләрен һәм кешеләрнең тыныч тормышын яклап чыктылар.

Кадерле сугышчылар, без сезнең белән горурланабыз, исән-сау булып, туган якларыгызга җиңү белән кайтуыгызны көтәбез. Түзем, батыр һәм антка тугры булганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Сез – җиңүчеләрнең лаеклы варислары, сезнең батырлык, фидакарьлек, яңа һөҗүмнәргә каршы торырга әзер булуыгыз тирән хөрмәт уята.

Бөек Җиңү көне уңаеннан, барлык якташларыма ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иминлек телим. Илебездә тынычлык урнашсын, күкләребез аяз булсын!

Ильяс Гозәеров,

Баулы районы башлыгы

Фото: татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев