Ватанны саклаучылар көне белән!
Кадерле баулылар, хөрмәтле ир-егетләр!
Сезне Ватанны саклаучылар көне белән ихлас тәбрик итәм!
23 февраль – илебездә мөһим дата, ул Ватан алдындагы бурычка тугрылык һәм патриотизмны символлаштыра. Бу көнне без Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугышчы-нтернационалистлар, кайнар нокталарда катнашчылар һәм барлык Ватан сакчылары каршында хөрмәт белән баш иябез.
Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашып, Ватан сагында торучыларга аеруча зур рәхмәт. Сез, илебез өчен авыр вакытта мөһим карар кабул итеп, илебезнең бүгенгесен һәм киләчәген сакларга киттегез, һәм сез бу карарыгыз белән үз илегезнең чын патриотлары булуыгызны күрсәттегез. Без сезнең батырлыгыгыз белән горурланабыз!
Шулай ук ил язмышына битараф булмаган, актив гражданлык позициясенә ия булган баулыларга да зур рәхмәт. Сез махсус хәрби операция зонасындагы Россия хәрбиләренә һәм якташларыбызга актив рәвештә ярдәм итәсез.
Бүгенге көндә сез барыгыз да – алгы сызыктагылар да, тыныч тормышта хезмәт куючылар да – үз илегезнең, кече ватаныгызның сакчысы. Без һәрберебез үз урыныбызда уртак эшкә өлеш кертәбез һәм җиңүне якынайтабыз!
Һәр яңа көн, сөенечле хәбәрләр генә китереп, игелекле эшләргә рухландырсын иде. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм мул тормыш телим. Сугышчыларыбызга, исән-сау булып, туган якларына тизрәк кайтырга насыйп булсын!
Ильяс Гозәеров,
Баулы районы башлыгы
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев