Татар Кандызында Карга боткасы пеште
Ел саен яз җитүгә Татар Кандызы авылының яше-карты Карга боткасы бәйрәмен көтеп алалар. Быел да искәрмә түгел. Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Сиринә Вәгыйзова бәйрәм оештырдылар.
Татар Кандызы авылында Карга боткасы пешерү бәйрәмен бөтен шартын туры китереп оештыралар. Иң башта өлкәннәр озатуында бөтен авыл буйлап бала-чага йөреп чыга. Алар ботка өчен төрле ярмалар, йомырка, май кебек ризыкларны җыялар.
– Карга боткасының үз йолалары да бар. Ул борынгы бәйрәм. Аны бездә балалар да, өлкәннәр дә яхшы белә, – дип сөйләде җирле “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Сиринә Вәгыйзова. – “Матур түтәй, бир безгә бер күкәй. Безгә бирсәң бер күкәй, тавыгың салыр йөз күкәй, – диеп такмаклап килеп керәбез, матур теләкләр әйтәбез, үзләрен дә бәйрәмгә чакырабыз. Халык аңлый, балаларны мәхрүм итмиләр, һәр кеше Карга боткасы әзерләр өчен үз өлешен кертә. Бу – бик матур йолаларның берсе.
Оештыручылар сүзләренчә, алар чарага килгәннәргә “Карга боткасы”ның тарихын, әлеге бәйрәмнең ел саен Татар Кандызында уздырылуын да сөйлиләр. Карга боткасы пешкән арада төрле уеннар уйныйлар.
– Карга боткасыннан һәр килгән кеше авыз итә, – ди Сиринә ханым. – Яз килүгә, туган якларга кошлар кайтуына сөенәбез. Илләребез тыныч булсын, чәчү эшләре уң булсын диеп телибез.
ФОТО: Татар Кандызы мәдәният йорты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев