Татар Кандызы укучылары кошларга җим куйды
Кыш – кыргый хайваннар өчен дә, кошлар өчен дә елның авыр вакыты. Шуңа күрә кешеләр кышкы чорда кошларга җимлекләр ясап эләләр. Соңгы елларда мәктәп укучылары арасында төрле акцияләр барлыкка килү дә шуның ачык мисалы. Татар Кандызы авылы мәктәп укучылары да “Җимлекләрне тутырабыз, кошларны чакырабыз” акциясенә кушылдылар.
Кыш –ул салкыннар гына түгел, азык табуы авырлаша торган чор да. Шуңа күрә кошлар азык табу җиңелрәк булган урыннарга – кешеләргә якынрак шәһәрләргә, авылларга очып киләләр.
– Без, кешеләр, кошларга ярдәм итә алабыз, – дип укучыларга аңлатты укытучы Раушания Нургалиева. – Кошлар бер куелган җимлеккә ияләшсеннәр өчен, аны җим салып тулыландырып торырга кирәк.
Акциядә катнашкан мәктәп укучылары – Россия бөркетләре ата-аналары белән кошлар өчен җимлекләр ясаганнар.
– Без әтием белән агачтан җимлек ясадык, – ди өченче класс укучысы Энҗе Закирова. – Агачтан ясаган җимлекләр чыдамрак. Аларга кошлар да тизрәк һәм күбрәк килә.
– Җимлекне элү белән дә ипи валчыклары, төрле ярмалар салдым, – ди Камилә Гатиятуллина. – Җимлекне вак такталардан ясадык. Матур да, чыдам да булды.
– Безнең ишегалдында да бер җимлегебез бар. Мин анда гел кошларны күзәтәм, – ди Аян Хәйбрахманов. – Мәктәп ишегалдында да мин элгән җимлек булачак. Без аны бизәп, матурлап ясадык. Кыш көне бит кошларга бик кыен. Кошлар табигатькә файда китерә.
Акцияне оештыручылар сүзләренчә, һәр көнне алар укучылар белән тәрәзә артында бөтен тирә-яктан кошларның очып килүен күзәтәчәкләр, шулай итеп, кошларның төрләрен саклап калу өчен, кышлаучы кошларны тукландыру кирәклеген искәртәләр.
Фото: Раушания Хәлиуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев