Татар Кандызы авылында ветераннарга ярдәм итәләр
Авылдагы өлкән кешеләргә, ветераннарга ярдәм итүнең матур традициясе бүгенге көндә дә дәвам итә. Моннан берничә ел элек “Тимурчылар” отрядлары булса, хәзер шәфкатьлелек акцияләре оештырыла. Шундый чараларның берсе Татар Кандызында да үтте. Социаль хезмәткәр Ләйсән Нигмаева җитәкчелегендә укучы балалар Фәүзия Габсәмыйковага кар чистартырга ярдәм иттеләр.
Авыл җирендә кыш көне дә, җәй көне дә эш бетеп тормый. Шулай да кыш көннәрендә карның күпләп явып китүе, эшне аеруча арттыра. Бу чорда өлкәннәргә ярдәмгә башкалар килә.
Татар Кандызы авылында яшәүче Фәүзия апа Габсәмыйкова гомере буе колхоз эшендә эшләгән. Яшьтән авыр эшләр башкарган ветеран 85 яшен тутырган.
– Фәүзия апаның балалары читтә яшиләр. Кайтып ярдәм итәләр, тик һәр кешенең үз тормышы бит, көн саен кайтып йөрү мөмкин түгел. Ә без өлкәннәргә бик теләп, сөенеп ярдәм итәбез. Фәүзия апа яшьлегендә тавык фермасында, соңрак авыл конторасында җыештыручы булып эшләгән, – ди Ләйсән Нигмаева. – Сигезенче сыйныфта укучы волонтер кызлар, малайлар белән Фәүзия апаның өйгә керү юлларын, капка алларын “ялт” итеп көрәп куйдык. Фәүзия апа үзе дә бик яхшы кеше, һәрвакыт сөенеп каршы ала. Менә шулай ярдәм итеп йөрибез.
– Өлкәннәргә ярдәм итәргә кирәк. Бүген кар чистарту безгә кызык кына булды, – ди сигезенче сыйныф укучысы Айсылу. – Әти-әнием дә һәрвакыт өлкәннәргә ярдәм итүнең изге эш булуын әйтеп торалар. Чынлап та, бергә эшләгәч, авырлыгы, эшнең күплеге сизелми дә бит.
Ләйсән Нигмаева сүзләренчә, мондый акцияләр мәктәп укучыларына хезмәт тәрбиясе, файдалы хезмәт булса, өлкәннәр өчен зур ярдәм булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Нет комментариев