Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Танылган алып баручы Замирә Рәҗәпова: “Баулы мине гел бураннар белән каршы ала икән бит”

Зур сәхнәдә җырчы буларак та таныла башлаган телевидение, татар эстрадасы концертларын алып баручы, журналист, режиссёр Замирә Рәҗәпова апрель аенда Баулыга зур концерт белән килергә җыена. Үзе сөйләве буенча, Баулы аны гел бураннары белән каршы ала һәм ул нинди дә булса бер могҗизалы хәлләргә тарый икән.

– Сүземне студент елларыннан ук башлыйсым килә. Моннан утыз ел элек мин беренче тапкыр иптәш кызыма ияреп Баулы ягына Исергәп авылына кайткан идем. Кыш айлары иде ул. Кайтканда җай гына кайтылды. Кызыл Икарус автобуслары йөри иде ул вакытта. Ә менә кире киткәндә, булды хәлләр... Иптәш кыз яши торган авыл урамнарын хәтәр кар баса икән. Кунакка кайттык дип кул кушырып утырмадык, рәхәтләнеп кар көрәдек без ул ялларда. Кар яуды да, яуды үч иткәндәй. Һәм без китәсе көнне күз ачкысыз буран чыкты, юллар юк. Шулай итеп тагын берничә көн кунак булдык, аннары институтта калдырган лекцияләрне яза-яза арып беткән хәтердә калды.

Ул вакыттан соң ничәмә-ничә еллар үткән. Замирә сүзләренчә, 2020 елларда инде банкетта эшләү өчен аңа тагын Баулыга килергә туры килгән.

– Бусы декабрь азагы иде. Юбилейда эшләргә тиешмен, – дип сөйли Замирә. – Шулай ук Казаннан килгәндә тыныч кына һава торышы иде. Кайтырга чыктык, бер ни күренми. Навигатор каядыр алып бара, имеш туры юл, алда ягулык салу станциясе бар һәм федераль трассага чыгабыз. Яңа салынган шәхси йортлардан торган урамнар аша үттек тә урман юлына чыктык... нинди ягулык салу станциясе, анда юл да юк. Хәтта машина эзе дә юк. Кире борылдык та, бәхеткә каршы бер кеше очрады. “Бу Якты-Күл ягында юл бөтенләй юк бит, алга барсагыз бүре ашамагае” дип әйтеп салмасынмы! Куркыныч булып китте. Килгән юл белән кире китеп, Бөгелмә юлына чыктык.

2026 елның январь аенда да Баулы Замирәне бураннары белән каршы алган. Үзе сөйләве буенча, чак кына фаҗига дә булмый калган. Ул бер тәүлек эчендә Казаннан Баулыга, Баулыдан Казанга, Казаннан кире Уфага барган.  

–   Бер тәүлек эчендә кышкы тайгак, кар каплап бетергән, секундына 25 метр тизлектәге җил һәм буран котырган трасса буйлап 1400 чакрым ара уздык…

Казан – Баулы – Казан – Уфа! Төнге 01:00дән 06:45 сәгатькә кадәр мин рульдә идем. Баулыга кайтышлый бик тә куркыныч ситуациягә тарыдык. Безне сул яктан бер кроссовер узмакчы булды һәм өстебезгә бик күп кар ташлады. Көрт астында калдык, берни дә күренмәде. Безне узып киткән машинаның алга киткәнме, әллә инде кюветка чыгып киткәнме икәнен аңламадык. Безнең машина чалулый башлады, – дип сөйли ул. – Икенче куркыныч момент М-7 трассасында булды. Башкортстанга барабыз, мин рульдә. Янәшәмдә Камилә йоклый, ә арттагы машинада – Макс белән Данил. Баулыда биш сәгатьлек банкет үткәргәннән соң, минем йокым килә. Күзләрем йомыла, вакыт-вакыт туктап, битемне кар белән уам, тәрәзәләрне ачам, кычкырып җырлыйм. Берзаман миңа Макс кычкырта башлый, шул арада безне бер машина узмакчы була. Баксаң, әлеге машина мине узмакчы булганда, тая башлаган һәм чак кына минем машинаны да эләктермичә калган. Әмма, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән, бәла безне читләтеп үтте. Ярый әле Максны йөрәк өянәге тотмады. Кайтып җиткәч, ул бу мизгелнең бик куркыныч булуы турында сөйләде. Кыскача әйткәндә, өчесеннән дүртенче гыйнварга чыккан төндә без сират күперен кичтек. Әлхәмдүлиләһ, Уфага барып җитеп, телевидениедә өч программа яздыра алдык, концерт һәм банкет эшләдек!

Әле ярый, кыш айларында бураннар булыр да инде. Замирә апрель ае өчен борчыла.

  • Мин Баулыга килде диеп, апрельнең 21е дә буран купмасмы икән?…
  • Фото: шщхси архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев