Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Шалтылар Ленинград камалышы өзелгән көнне искә алды

Шалты авылы мәдәният йортында “Сөмбелә” түгәрәгенә йөрүче ханымнар Ленинград камалышы өзелгән көнне искә алдылар. Ул һәр ел саен 27 гыйнвар көнне билгеләп үтелә.

Ленинград блокадасы өзелгән көнне искә алу чарасы “Блокада. Җиңү. Хәтер” дип исемләнгән иде. Аны мәдәният йорты белән берлектә авыл китапханәсе әзерләде. Алар тарих битләре аша канкойгыч вакыйгаларны искә төшерделәр.

– 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр дәвам иткән әлеге камалышның кайтавазы бүген дә онытылмый, – дип сөйләде чарага килүчеләргә Шалты авылы мәдәният йорты директоры Гөлназ Вахитова. – Шәһәрне саклауда бик күп кеше катнашкан, шул исәптән, безнең Баулы районыннан да. Күпләре яу кырында батырлык үрнәкләре күрсәтеп мәңгелеккә ятып калган. Изге җиребезне илбасарлардан саклап,  аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар онытылмый, күңелләрдә истәлекләрен шулай яңартабыз.

Ленинград шәһәренең нинди авыр вакыйгалар кичерүен китапханәче Энҗе Латипова китап битләреннән фоторәсемнәр аша да күрсәтеп сөйләде.

Аянычлы вакыйгаларга багышланган истәлекле хәтер сәгате шул темага багышланган әңгәмә белән дәвам итте.

Фото: Шалты мәдәният йорты архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев