Шалты укучылары патриотик чарада катнашты
Шалты авылының мәдәният йортында «Без туган илебезнең патриотлары» дип исемләнгән чара оештырдылар. Анда мәктәп укучылары чакырылды. Ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылган патриотик сәгать Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында үтте.
Патриотик чарага килгән укучы балаларга махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр, якташ геройларыбыз хакында мәгьлүмат бирелде. «Без туган илебезнең патриотлары» дигән патриотик сәгать барышында тарих укытучысы Ләләгөл Кашапова укучыларны бик кызыклы тарихи вакыйгалар белән дә таныштырды.
– Тарихи чараларга кагылышлы мәгьлүмат сәгатьләрен укучылар бик яраталар. Үзләре дә катнашып, белгәннәрен сөйләргә, белемнәрен күрсәтергә тырышалар, – ди Ләләгөл Халит кызы. – Үзебезнең батырларыбыз, якташ геройларыбыз хакында сөйләшүләр, фикер алышулар һәрвакыт актуаль, кызыклы һәм кирәкле.
Сигезенче сыйныф укучылары Диләрә һәм Данис Халяповлар үзләренең Бөек Ватан сугышы ветераны булган бабалары – Халяпов (Садриев) Вагыйз Халяп улы турында сөйләделәр. Шулай ук Рамазан Кашапов Бөек Ватан сугышы ветераны, бабасы Сәмигуллин Хайрулла Габдулла улының язып калдырган истәлекләре белән дә таныштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев