Шалты яшьләрен наркотиклардан читтә булырга өндәделәр
Шалты авыл мәдәният йортында яшүсмерләр өчен «Наркотикларсыз яшә» дип исемләнгән тематик диско-программа оештырылды. Мондый чаралар соңгы вакытта яшьләр арасында киң таралды һәм профилактик сәгать буларак үткәрелә.
Начар гадәтләргә ничек ияләшмәскә? Әгәр сиңа спайсны сынап карарга мәҗбүр итәләр икән, ничек каршы торырга? Һәм башка күп кенә сорауларга балалар чараны оештыручылардан җаваплар алдылар.
– Нинди генә чара оештырсак та, аны үтемле, файдалы һәм кызыклы итәргә тырышабыз, – ди Шалты мәдәният йорты директоры Гөлназ Вахитова. – Наркотик матдәләр, аларның куркыныч булуын, үлемгә китерә торган гадәткә әверелүе хакында сөйләү һәрвакыт актуаль. Шуңа күрә без әлеге теманы колачлаган дискотека форматындагы чара әзерләдек. Начар гадәтләрдән читтә булу өчен, башка төрле файдалырак кызыксынулар, шөгыльләр табарга кирәк. Диско-чарада катнашучы егетләр һәм кызлар барысы да бергәләп шундый нәтиҗәгә килделәр: зарарлы гадәтләрне алыштыра торган күпкә кызыграк һәм күңеллерәк нәрсәләр бар. Шундыйларның берсе бию!
Чараны оештыручылар сүзләренчә, уеннар, дискотекадагы конкурслар һәм күңелле биюләр бер кешегә дә күңелсезләнергә урын калдармады. Яшьләр күтәренке рух, уңай хис-кичерешләр алды.
Фото: Гөлназ Вахитова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев