Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Пенсияләрне арттыру: Татарстанда күп балалы әниләр түләүләр күләмен ничек арттыра ала?

Татарстаннан күп балалы әниләр 2026 елда пенсияне яңадан исәпләү юлы белән аның күләмен арттыру мөмкинлеген алды. Моны ничек эшләргә – «Татар-информ» материалында.

Бала 1,5 яшькә кадәр карау отпускеда булган чор, иминият пенсиясен формалаштырганда исәпкә алына. Шуңа күрә, бу чор иминият стажына керә, шулай ук аның өчен пенсия баллары туплана. Иминият пенсиясен алу өчен кимендә 15 ел стаж һәм 30 пенсия балы кирәклеген исегезгә төшерәбез.

Әмма узган елның азагына кадәр чикләү гамәлдә иде, аның буенча пенсияне исәпләгәндә иң күбе дүрт декрет отпускесы исәпкә алына иде. Башкача әйткәндә, бала карау отпускесында булган чор өчен хатын-кыз иң күбе 6 ел иминият стажы ала алган. Әгәр ул бишенче һәм аннан соңгы тапкыр декретка чыкса, бу отпусклар исәпкә алынмый иде, димәк, ул иминият стажы да, пенсия баллары да алмый иде.

Быелдан бу чикләү алынды, шуңа күрә стажда бала 1,5 яшькә кадәр карау отпускесында булган барлык чорлар, аларның санына карамастан, исәпкә алына. Моннан тыш, бу норма кире көчкә ия. Шуңа күрә, биш һәм аннан да күбрәк баласы булган күп балалы әниләр, пенсия түләүләрен арттыру ягына яңадан исәпләү турында гариза бирергә хокуклы. Моны «Дәүләт хезмәтләре» аша яки Социаль фонд бүлекчәсендә шәхсән эшләп була.



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев