Нияз Сәфиуллин Баулыга кайта
Баулы ягы – талантларга бай. Аның шулай икәнен якташыбыз автор-башкаручы, композитор, баянчы Нияз Сәфиуллин да исбат итте. Моңа кадәр җырчылар артында калып баян тарткан талантлы егетебез берничә сезон инде уңышлы гына үзенең концертларын да оештыра. Быел да искәрмә түгел, 12 февраль көнне ул Баулыга кайта.
Нияз Сәфиуллин Казан-Баулы арасына тузан да кундырмый йөрүчеләрнең берсе. Ә Баулыга кайткан арада да “Баулы-информ”га кунакка кермичә китми ул.
– Сөйләшүне узган елгы концерттан башлыйк әле. “Баян тартмыйм, җыр сузам” концертлары белән республиканың шактый гына районнарын урадыгыз кебек, Казанда да куйдыгыз. Концертлардан нинди хис-кичерешләр калды?
– Район үзәкләрен, авылларда бик күп йөрелде. Мин бит 2016-2017 елларда ике сезон концертлар эшләгән идем. Үземнең төркемем бар иде. Чагыштырып караганнан соң, башка артистлар белән эшләү кулайрак булуын аңладым. 2023, 2024, 2025 елларда концертлар белән яңадан йөрер вакыт җиткәнен сиздем. Башта өч кеше булып башлаган идек, бүгенге көндә без сигез кеше эшлибез концертларда. Шөкер, Казанда да икешәр көн концерт куйдык. Кеше күп җыелган иде.
Узган елгы концерт Баулыда ике килеп бер куелды дип истә калган. Туп- тулы зал белән төгәл ике сәгать ярым көттек бит...икенче тапкыр килгәч тә тамашачы күп идеме? Билетларны кире бирүчеләр булмадымы?
– Әйе, Баулыга ике тапкыр килдек узган ел. Икенче тапкыр килгәндә тамашачы күбрәк җыелган иде. Билетларны кире кайтаручылар да булган, әмма алар 5-6 гына.
Концертлар белән йөргәндә әллә нинди кызык хәлләр буладыр ул? Менә мәсәлән, Баулыга килгәч, ут сүнде... тагын шундый маҗаралар булмадымы?
– Маҗаралар булгалый инде. Бураннарда батып яткан чаклар булды. Аннары кичке җидегә дип сөйләшкән концертны никтер алтыга куйганнар иде. Аннары бер авылга барып төштек тә, клуб тулы халык. Әһә, минәйтәм, концертка килгәннәр болар. Чыгып исәнләшеп керим дип уйлыйм. Карасам берсе почмактарак акча белән эш иткән кебек. Шуңа бардым да, зур рәхмәт, концертка күпләп тә, иртәрәк тә килгәнсез икән, димен, әле бит ике сәгать бар, дип тә өстәдем. Апалар бер сүз дәшми, елмаешып тик утыралар. Аннары белдем инде, алар пенсия алырга килгәннәр икән, акча белән эш итүчесе почтальон булып чыкты. Болар пенсияләрен алдылар да, кайтып киттеләр. Мин аптырап торам, концертка килми бит инде болар яңадан диеп. Ялгышканмын. Апалар-әбиләр пенсияләрен кайтарып куйдылар да, дәррәү генә концертка килеп тә утырдылар.
Баулыда ут булмыйча концерт куя алмый киткән вакытта Нияз үзе баян белән бер-ике генә җыр җырласа да күңел булып кайтып китә идек диючеләр булды. Ник чыкмадыгыз инде?
– Мин чыгып җырламакчы идем. Баян белән генә чыгып 1-1,5 сәгать концерт куярга да исәп бар иде, тик безнең видеоформатта да материаллар бар иде, матур аранжировка ясаткан матур җырлар бар иде, аларның барысын да баянга гына җырлап булмый бит. Шуңа ут кабынмый торып, бер ни дә эшли алмадык. Алар белән үрелеп барырга тиеш иде программа.
Быелгы концерт программасы ничек атала, темасы бармы? Нинди яңалыклар бар?
– Быелгы концерт программасын без озак уйладык һәм “Исемсез концерт” дип атадык. Ни өченме? Кемдер “Шоу түгел”, “Нормальный концерт”, “Шәп концерт”...әллә нинди исемнәр уйлап таптылар. Ә безнеке “Исемсез” булсын дип уйладык. Яңалыкларга килгәндә яшь кенә бер егетебез бар – Рәзил Гаязов. Ул блогер. Үзенең бик уйландыра торган монологын сөйләячәк, җыр башкарачак. Концертларны төшереп кыска гына рилслар ягъни кыска гына видеолар ясый. Аларны соңыннан да карап булачак. Яңа җырлар күп, шулай ук якташыбыз Ганс Сәйфуллинның да бер җырын башкарачакмын. Тагын яңалыклар бар, әлегә алары сер булып калсын.
Концертта быел үзегез баян белән чыгачаксызмы? Сер түгел, халык сезне баянчы буларак күбрәк ярата бугай? Шулай тоелмыймы?
– Әйе, гармунчы буларак беләләр. Әмма баянчы-гармунчылар барысы да артистлар артында кала, хәтта баянчы буларак та белмәүчеләр бар. Концертларда баян белән, әлбәттә, җырлар башкарам. Баянда халык яратып өлгергән җырларны сайлыйм. Артистлар арасында да әйтүчеләр бар, гармун тартып кына йөрсәң дә була бит инде диеп. Әмма бу форматта да үземнең көчне сынап карыйсым килә. Ниндидер эшне башлап җибәргәндә бер кешегә дә җиңел түгел.
Концерт барышында ничә костюм алыштырачаксыз?
– Өч-дүрт.
Яңа тавышлар, яңа талантлар иярттегезме үзегез белән?
– Быел консерваторияне бетергән Илназ Баязитов. Ул Арчада туып-үскән. Аның әтисе композитор. Бик танылган җырларны язган кеше. Гүзәл Габбасова – Баулы кызы, Рәзил Гаязовны әйтеп үттем, аннары барабанчыбыз бар, аны баулыга ук алып кайтып булырмы, белмим. Аның уен кораллары гына да үзе бер машина. Казан концертларында ул бар. Ике биюче кызыбыз бар.
Сер булмаса – иң әз тамашачылы концерт кайда һәм кайчан булды? Гомумән, ничә кеше җыелган концерт залында чыгыш ясый аласыз?
– Сер түгел. 17-18 кеше генә килгән вакытлар да булды. Бер концертыбызның афишаларын куймаганнар иде, концерт буласын ватсап аша гына халыкка хәбәр иткән булганнар. Әгәр дә белдерүләр, чакыру тиешенчә эшләнсә, гади генә авылларда да 90-100 кеше килә.
Концертлардан тыш Нияз Сәфиуллин нинди эшләр белән мәшгуль ул?
– Йокларга яратам, илһам булса, җырлар язам, дусларым күп. Мин тик торырга яратмыйм. Авылга кайтам бик еш.
Гаилә тормышы турында берничә сүз. Сез икенчегә өйләндегезме әллә инде беренче хатыныгыз белән кире кавышып яшисезме? Улыгыз бар бугай...ничә балагыз бар?
– Өйләнгән. Беренче никахтан 15 яшьлек улым бар.
Сез иҗади гаиләдә туган кеше. Сеңлегез Гөлназ белән дуэт булачакмы?
– 2010 елларда яздырып карадык. Бер сезон концертларны бергә эшләдек. Ул бүген Мәскәүдә.
Уйлаган эше барып чыкмаса, Нияз нишли?
– Нишлим инде? Борчылам. Бер тапкыр килеп чыкмаса, икенче тапкыр эшлим, ун тапкыр эшлим... барыбер эшләргә тырышам.
Үҗәт һәм тырыш кеше?
– Юк, просто мишәр (көлә).
Фото: шәхси архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев