Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Минниханов прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Рөстәм Минниханов республика прокуратура органнары хезмәткәрләрен 12 гыйнварда билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге көнгә багышланган чарада республика башлыгы прокуратура хезмәткәрләренең, җитди йөкләнешкә карамастан, үз эшчәнлекләрендә югары профессионализм күрсәтүләрен, закон һәм гаделлекнең өстенлеген тәэмин итүләрен ассызыклады.

Узган елда прокурор чаралары белән 450 миллион сумнан артык хезмәт хакы буенча бурычларны каплау тәэмин ителде. Салым законнары өлкәсендә бурычлы оешмалар җитәкчеләрен дәүләт алдындагы 15 миллиард сумнан артык бурычларын капларга мәҗбүр итүгә ирешелде. Элегрәк законсыз хосусыйлаштыру юлы белән алынган активларны дәүләт милкенә кайтару буенча актив эш алып барылды. Азык-төлек продукциясенең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре аерым контрольдә торды, - диде Минниханов.

Татарстан Рәисе шулай ук ведомствоның махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре хокукларын яклау буенча эшен билгеләп үтте, бу юнәлештә эшне дәвам итәргә һәм гражданнарны дарулар һәм медицина ярдәме белән тәэмин итүгә, белем алу мөмкинлегенә һәм ятим балаларның торак хокукларына игътибар бирергә чакырды.

Фото: татар-информ



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев