Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Котлау күп булмый: Исергәп ветеранын кабат тәбрикләделәр

Исергәп авылында гомер итүче, шушы көннәрдә 90 яшен билгеләп үткән Асия Хатыйп кызы Бакирова һаман котлаулар кабул итә.

Бүләк күп булмаган кебек үк, котлаулар, матур теләкләр дә күп булмый икән. Ветеранны Баулы районының мактаулы гражданины, авылдашы һәм күршесе Нурислам Нуриман улы Хәбипов та өенә барып котлады.

Асия Хатыйп кызы 1936 елды Исергәп авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлап, нефтьче буларак хезмәт юлын башлый. Шулай да хезмәттәге хөрмәтне авыл хуҗалыгында таба. Чая, эшкә батыр, кешеләр белән тиз уртак тел таба белгән Асия апаны Исергәп авылының “Урал” колхозына чакырып кайтаралар. Колхозның шаулап эшләгән вакыты, һәр яшь белгеч үз урынында кирәк чор була.  

– Ул елларда маллар бик күп иде колхозда. Фермаларны берләштереп, комплекс ясадылар да дүрт группа барлыкка килде. Барлыгы 32 сыер савучы бар иде, шул дүрт группа сыерлар дүрт көтү булып йөрделәр, аларны 14 көтүче көтә иде, – дип,авыл хуҗалыгының гөрләп эшләгән вакытларын сагынып искә алды ул.

– Исергәп авылы, аның кешеләре белән һәрчак горурланып яшәдем. Хезмәт кенәгәмдәге беренче язу да 1971 елдан 1973 елга кадәр “Урал” колхозында гади эшче буларак теркәлгән. Аннары Кызыл Армия сафларындагы хезмәтемнән соң 1975-1976 елларда – Исергәп колхозында тракторчы, укудан соң 1977-1989 елларда бригадир һәм баш агроном вазыйфаларын башкардым, – дип сөйләде үзенең хезмәт юлын Нурислам Хәбипов. – Мин бригадир булып эшләгән вакытта Асия апа ферма мөдире иде. Ул чаклар бик күңелле булып хәтердә калган. Асия апа үзе чибәр, таләпчән, белемле һәм башкаларны тыңлата белүчән, зирәк иде. Колхозда эш авыр булса да, матур итеп авырсынмый эшләдек. Чөнки безнең остазлар да Асия апа кебек көчле рухлы апалар, абыйлар иде. 

Асия апа Бакирова үзенә булган шундый ихтирам һәм игътибардан канәгать калды:Нурислам Хәбипов белән бергә эшләгән елларны байтак кына искә төшереп утырырга җай чыкканга сөенде, котлауларга рәхмәт әйтеп, ил-көннәргә тынычлык теләп дога кылды. 

Фото: шәхси архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев