Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Корбан бәйрәме белән!

Хөрмәтле якташларым! Сезне ихлас күңелдән Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм. Ул – мөселманнар өчен иң мөһим көннәрнең берсе, чөнки кеше хәленә керә белергә һәм үзара хөрмәткә өнди, гаиләләрне берләштерә.

Безнең ата-бабаларыбыз һәрвакыт исламның төп кыйммәтләре  тынычлыкка омтылу, күршеләрчә дус яшәү, якыннарыңа ярдәм итү икәнен истә тотып гомер иткәннәр. Күп еллар дәвамында Баулы районы мөселманна-ры төрле конфессия вәкилләре белән килешеп яши, җәмгыяттә тынычлык һәм үзара аңлашуга зур өлеш кертә. Районыбыз мөселманнары, ислам традицияләренә тугрылык саклап, социаль мөһим программаларны һәм хәйрия проектларын тормышка ашыруда, үсеп килүче буынга тәрбия бирүдә катнашып, җәмгыятьнең рухи яңарыш процессында актив роль уйнауларын дәвам итәрләр, дип ышанам.

Барыгызны да Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм! Ул өйләрегезгә – шатлык һәм бәрәкәт, ә күңелләрегезгә игелек һәм мәрхәмәт иңдерсен. Ныклы сәламәтлек, бәхет һәм игелекле эшләрдә уңышлар телим!

Ильяс ГОЗӘЕРОВ, Баулы районы башлыгы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев