Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Казанда укучы баулылар тәэсирләре белән уртаклаша

Студентлар көне уңаеннан, башкаланың төрле уку йортларында беренче курста белем алучы баулылар арасында сораштыру үткәрдек. Без алар белән тормышларында булган үзгәрешләр, тәэсирләре һәм, әлбәттә инде, Студентлар көнен ничек билгеләп үтәргә җыенулары турында сөйләштек.

Индира Әхмәтҗанова:

– Ярты ел чамасы элек тормышым тамырдан үзгәрде: мин Казан педагогика көллятиенә укырга кердем һәм башка шәһәргә күчендем. Шулай итеп, мин мөстәкыйль тормышка аяк бастым. Аралашу даирәм үзгәрде, йокы режимы җайга салынды. 16 яшемдә булган бу үзгәрешләр һәм “мөстәкыйль тормыш” дигән төшенчә башта артык җитди кебек тоелган иде, ләкин вакыт үтү белән ияләштем. Студент тормышында миңа иң ошаганы – тулай торакта яшәү. Бу – мин хәзер кичерә торган иң күңелле һәм кызыклы вакыт. Монда мин яңа дуслар таптым һәм мөстәкыйль яшәргә өйрәндем. Шулай булса да, туган йортымны һәм якыннарымны сагынам, чөнки алардан еракта булуга һәм ялларда гына кайтуларга ияләшүе кыен.

Беренче сессия уңышлы үтте: алты имтиханның бишесен “бишле”гә бирдем, бер генә “дүртле” булды. Иң авыры, мөгаен, билгесезлектән һәм имтиханнарның ничек узачагын белмәүдән курку булгандыр, чөнки бу минем иң беренче сессиям.

Студентлар көненә безнең көллияттә кичке дискотека планлаштырыла. Ә булачак студентларга бердәм дәүләт имтиханнарына  әзерләнүдә түземлек телим. Үзгәрешләрдән курыкмагыз, чөнки тормыштагы һәр яңа адым – яңа мөмкинлекләр ул.

 

Аделина Гапсәламова:

– Мин Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтында укыйм, кафедрабыз – “Туризм һәм кунакчыллык”. Соңгы ярты елда минем тормышым шактый үзгәрде: җаваплылык, мөстәкыйльлек артты, аралашу даирәм дә башкачарак. Гомумән алганда, бу мөстәкыйль тормыш миңа ошый, ул карарларны үзеңә кабул итәргә өйрәтә. Миңа бигрәк тә яңа кешеләр белән аралашу һәм танышу, яңа белемнәр һәм тәэсирләр алу, кызыклы урыннарга бару ошый. Әлбәттә, кайвакыт өемне һәм гаиләмне сагынам, ләкин без элемтәдә торырга тырышабыз, һәм бу еракта булганда да аралашырга ярдәм итә. Мәктәптәге күп кенә дусларым белән мин әле дә еш кына күрешәм һәм аралашып торам.

Беренче сессия җиңел үтте. Семестр дәвамында актив шөгыльләнүем аркасында, барлык предметлар буенча да мин “автоматлар” алдым һәм сессияне уңышлы яптым.

Безнең университетыбызда якын арада Студентлар көненә багышланган концерт булачак. Кызганычка каршы, мин анда була алмаячакмын, шуңа күрә бу көнне дусларым белән бергә бәйрәм итәрмен.

Булачак абитуриентларга теләгем шул: имтиханнарга алдан, тырышып әзерләнегез, бар нәрсәне соңгы вакытка калмагыз һәм, әлбәттә, уңышлы тапшырыгыз. Үзгәрешләрдән курыкмагыз һәм үзегезгә ышаныгыз! Студент вакыты – тормышның мөһим һәм мавыктыргыч чоры, ул сезнең алдыгызда күп мөмкинлекләр ача!

 

Данир Сәйфиев:

– Казан дәүләт энергетика университетының цифрлы технологияләр һәм икътисад факультетына укырга кергәч, тормышымда күп нәрсә үзгәрде. Укудан тыш, хәзер көнкүреш эшләре белән дә мөстәкыйль шөгыльләнергә туры килә: ашарга пешерү, җыештыру, кер юу... Аралашу даирәм дә сизелерлек үзгәрде – яңа танышлар һәм дуслар барлыкка килде. Гомумән алганда, тормыш шул ук дәрәҗәдә калды, ләкин ирек һәм җаваплылык артты. Студент тормышында миңа иң ошаганы: төрле түгәрәкләрнең күп булуы, концертларда һәм фестивальләрдә катнашу, иҗади потенциалны тормышка ашыру мөмкинлеге.

Беренче сессия уңышлы үтте. Алда нәрсә көткәнен белмәгәч, башта дулкынлану булды, билгеле. Ләкин барысы да тыныч узды, кайбер җирдә тырышырга туры килде инде. Иң авыр этабы – имтиханнарга әзерлек: кыска вакыт эчендә бик күп мәгълүматны ятларга кирәк иде.

Студентлар көне каникул вакытына туры килә, шуңа күрә өйгә кайтып, ял итәргә планлаштырам. Әти-әнине һәм мәктәптәге дусларымны сагынам, алар янына ешрак кайтырга тырышам.

Булачак студентларга имтиханнарга әзерләнүдә һәм укырга керүдә уңышлар телим. Ешрак ял итәргә дә онытмагыз.

Фото: шәхси архив

https://shedevrum

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев