Исергәп мәчетендә балалар өчен тәрбия курслары оештырылды
Кышкы каникуллар вакытында да Исергәп мәчетендә балалар өчен дини тәрбия, ял сәгатьләрен берләштергән атналык оештырылды.
Мондый атналыклар һәр каникул саен үтә. Аны авыл мәчетенә йөрүче аксакаллар, абыстайлар, авыл клубы, китапханә һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре бергәләп күңелле итеп уздыралар.
Мәчеттә узган курсларның һәр минуты вакытны төгәл һәм файдалы итеп үткәрүгә корылган.
-Малайлар һәм кызлар өчен уеннар да, викторина, башваткычлар да, дини гыйлем алу, кыска аятьләр өйрәнү, Ислам дине, пәйгамбәрләр тарихын өйрәнү дә каралган.
Балаларны кайнар аш белән дә сыйлыйбыз, ә кайтып киткәндә күчтәнәчләр дә биреп җибәрәбез, дип сөйләде авыл имамы Камил Шәмсуаров.
Имам сүзләренчә, каникуллар вакытына карап, унар бала да, утызар бала да мәчет яны курсларына йөргәне бар.
Фото: Исергәп мәчете
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев