Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Иртәнге күнегүләрне гадәткә кертү

Гап-гади күнегүләр комплесын, иртән һәм кичен, теш чистарткан вакытта эшләсәң, нәтиҗәсен бер-ике айдан ук сизәрсең.

Аяк очларына басу

Аяк очларына басып алудандан җиңел күнегү бар микән. Аны даими һәм дөрес итеп эшләсәң, балтыр мускуллары ныгыр, ботның эчке як өлешен (ә ул хатын-кызларның проблемалы урыннарының берсе) тонуста тотарга ярдәм итәр. Аякларыңны иңсәләрең киңлегендә куй да, бармак очларына бас. Бу вакытта балтыр мускулларыңны катыр. Күнегүне кимендә ун тапкыр эшлә. Шул ук вакытта тешеңне дә ныгып чистартырга онытма.

 

Алга атлау

Бот һәм арт сан мускулларын тонуста тоту өчен менә дигән күнегү. Аны ясый башлар алдыннан аркаңны турайт һәм эч мускулларыңны катыр. Соңыннан уң аягыңны алга атла да, әкренләп чүгәлә. Уң аягыңның тез башы тубык өстендә булуы зарур. Шул ук күнегүне сул аягың белән дә яса. Һәр аякка бишәр тапкыр эшләү кирәк.

 

Ярым чүгәләү (приседание)

Гап-гади һәм шул ук вакытта бик файдалы булган күнегү буыннарны «уята», арт сан, аяк мускулларын ныгыта. Аны ясаган вакытта аркаңны туры тоту мөһим. Чүгәләгәндә бот һәм арт сан арткарак китәргә, ә тезләр табаннар тигезлегендә булырга тиеш. Әлеге күнегүне биш тапкырдан башла.

 

Теннис тубы ярдәмендә массаж

Урындыкка яки ванна кырына утыр да яланаягың белән 30-40 секунд чамасы теннис тубын төрле юнәлешләрдә әйләндер. Бу күнегүне иртән һәм кичен эшлә. Ул буыннар һәм мускуллар өчен файдалы. Моннан кала киеренкелекне бетерү чарасы да. Безнең табан астында бик күп нерв күзәнәкләре урнашкан бит. Теш тә чистартасың, ял да итәсең!

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев