Яз – Баулыда өмәләр чоры
Күмәк көч – тау күчерә, диеп борынгылар юкка әйтмәгән. Язгы өмәләрдә кешеләр күбрәк катнашкан саен зуррак территорияләр, оешма, мәктәп, балалар бакчалары тирәләре чистара, яңа сулыш алып яшеллеккә төренә. Баулының 7 санлы “Колокольчик” балалар бакчасы да дәррәү өмәгә чыкты.
“Колокольчик” балалар бакчасы тирә-ягы һәрвакыт чиста-пөхтәлеге белән, шәһәр күләмендә узган бәйрәмнәр вакытында үзенчәлекле, кабатланмас бизәлеше белән игътибарны җәлеп итә. Яз җитү белән дә балалар бакчасы коллективы бердәм булып беренчеләрдән өмәләрне башлап җибәрә.
– Быел да 35 кеше эш кораллары алып өмәгә чыктык. Моңа кадәр инде карларны тарату өмәләре дә оештырган идек, – дип хәбәр итте балалар бакчасы мөдире Зилә Китапова. – Балаларыбыз шундый чиста мохиттә булып, матурлыкны күреп үсәргә тиеш. Килгән кунакларга, көн саен нәниләрен озата килгән ата-аналарга да күңелле. Язгы өмәләрдән соң ишегалларында, балалар уйный торган мәйданчыкларда язгы сулыш ачыла, матурланып кала.
Балалар бакчасы мөдире сүзләренчә, көннәр җылынгач, чәчәкләр утырту. Аларны карап тору кебек эшләр дә башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев