Яңа Чүте мәктәбе укучыларына янгын куркынычсызлыгы хакында сөйләделәр
Янгын куркынычсызлыгы хакында сөйләшүләр актуальлеген югалтмый. Шуңа күрә бу теманы колачлаган ачык дәресләр үткәреп тору бик урынлы. Яңа Чүте авылы мәктәбендә дә янгыннар куркынычсызлыгын кисәтү максатында 2-9 сыйныф укучылары һәм мәктәпкәчә төркемдә тәрбияләнүче балалар белән ачык дәрес үткәрелде. Дәрескә Новозареченск янгын сүндерү бүлекчәсе җитәкчесе Руслан Зәбиров чакырылган иде.
Укучылар белән әңгәмә вакытында янгыннарның никадәр куркыныч булуы, зур югалтуларга китерүе хакында сүз барды. Ә янгыннарның сәбәбе күп очракта – онытылып калган электр приборлары, төзексез яки куллану вакыты чыккан электр һәм газ приборлары, хәтта үзлектән ясаган электр җиһазлары да булырга мөмкин.
Чара барышында укучыларга янгын сүндерүчеләрнең һөнәре хакында да сөйләп үттеләр. Малайлар һәм кызлар бу һөнәрнең җаваплы да, куркыныч та икәнлеген аңлап, үзләрен кызыксындырган сорауларын да бирделәр.
– Янгын чыгу – ул бик куркыныч. Чөнки бөтен әйбер янып бетәргә мөмкин, – дип үз фикере белән уртаклашты җиденче сыйныф укучысы Айнур Лотфуллин. – Газда пешә торган әйберләрне дә сүндерергә онытмаска кирәк. Алар да кызып, янып китәргә мөмкин.
– Өйдән чыгып киткән вакытта электр һәм газ приборларын кат-кат тикшереп карарга кирәк. Бу хакта якыннарым гел искә төшереп торалар, – ди тугызынчы сыйныф укучысы Илгизәр Таҗетдинов. – Янгыннар булганын күргәнем бар. Бик куркыныч. Шуңа күрә янгын сүндерү хезмәтендә эшләү дә бик җаваплы һәм куркыныч дип уйлыйм. Анда батыр йөрәкле кешеләр эшлидер.
Дәрес азагында укучыларга янгын куркынычсызлыгын кисәтүче белешмәлекләр дә таратылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев