Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ялган хәбәр өчен – штраф

ТР террорчылыкка каршы комиссиясе халыкны терактлар турында ялган хәбәрләр таратканга җаваплылык булуын искәртә – мондый гамәлләр өчен штраф яки иректән мәхрүм итү яный.

Җаваплылык 14 яшьтән кертелә. Түбәндәге җәзалар каралган:

•             Шартлау, ут төртү яки кешеләр үлеме куркынычы тудыра торган башка гамәлләр турында белә торып ялган мәгълүмат өчен – 200 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф яки 3 елга иректән мәхрүм итү.

•             Хәбәр социаль инфраструктура объектларына кагылышлы булса яки зур зыян килсә: 500 мең сумнан 700 мең сумга кадәр  штраф яки 3-5 елга иректән мәхрүм итү.

•             Хакимият органнары эшчәнлеген тотрыксызландыру максаты белән ялган хәбәр таратканга – 8 елга кадәр иректән мәхрүм итү.

•             Кеше үлеменә яки башка авыр нәтиҗәләргә китергән гамәлләр өчен – 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү.

•             Моннан тыш, гаепле кеше үзенең гамәлләре китергән зыян өчен түләргә тиеш була.

ТР террорчылыкка каршы комиссиясе аппаратында билгеләп үтүләренчә, хокук бозучылар арасында балигъ булмаганнар да күп: алар моңа хулиганлык ниятеннән, мәсәлән, дәресне бозу өчен баралар, ә кайчак телефон мошенникларының үгет-нәсихәтенә каршы тора алмыйлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев