Якташыбыз баянда уйнау серләре буенча осталык дәресе күрсәтте
Төрле эчтәлектәге мастер-класслар үткәрү, булган тәҗрибә, белгән һөнәреңне өйрәтеп, үсеп килүче буынга күрсәтү файдалы да, изге дә гамәл. Шундый осталык дәресе Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты каршында эшләп килүче Рәзил Фәррәхетдинов җитәкләгән “Тальян моңнары” яшь тальянчылары ансамбле өчен дә оештырылды.
“Тальян моңнары” яшь тальянчылар ансамбленә уннан артык яшүсмер бала йөри. Ансамбль күптән түгел генә оешеп эшли башлавына карамастан, яшь тальянчылар бик күп бәйгеләрдә катнашып, уңышларга да ирешергә өлгерделәр. Ә осталык дәресе алар өчен истә калырлык җылы очрашу да булды. Якташыбыз, автор- башкаручы, виртуоз баянчы Нияз Сәфиуллин тальянчы яшь музыкантлар белән матур әңгәмә корды. Очрашу барышында Нияз Рамил улы үзенең баянында уйнап- җырлап, балачак хәтирәләрен дә искә төшерде, бүгенге иҗаты, сәхнә тормышы хакында да сөйләде.

Мастер-класста тагын бер баянчы, татар эстарада сәхнәсе үрләрен яуларга өлгергән Илназ Баязитов та бар иде. Ул да үзенең баянда уйнау осталыгын күрсәтте.

Яшь тальянчылар кунакларны карап, тыңлаганнан соң үз һөнәрләрен аларга күрсәттеләр.
Фото автордан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев