Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Герой шагыйрьне искә алдылар

Татар Кандызы мәктәбендә каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан “Моабит дәфтәрләре – тоткынлыктан шигырьләр” дип аталган батырлык дәресе үткәрелде. Бу дәрестә 5-9нчы сыйныф укучылары катнашты.

Дәрес барышында укучыларга шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында презентация күрсәтелде.

– Укучылар зур кызыксыну белән Муса Җәлилнең Бөек Ватан сугышында фронтта хәрби хезмәт юлын үтүен, әсирлеккә эләгүен, Моабит төрмәсендә фашизмга каршы яшерен эшчәнлек алып баруын, коточкыч җәзалауларга да карамастан үлемсез, ялкынлы шигырьләр иҗат итүен тын да алмыйча тыңладылар, – дип хәбәр итте Татар Кандызы мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Раушания Хәлиуллина. – Аннан укучылар «Моабит дәфтәрләре» җыентыгыннан шигырьләр сөйләделәр. Укытучы сүзләренчә,  мәктәп укучылары Муса Җәлил сүзләренә иҗат ителгән җырларны да уку елы дәвамында төрле чаралар барышында яратып башкаралар. Әлеге батырлык дәресе дә Муса Җәлил – үлемсез патриот шагыйрь, ул һәрчак халкыбыз күңелендә, безгә һәм тагын бик күп буыннарга маяк булып торыр дигән нотада тәмамланды.

Фото: Раушания Хәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев