Файдалы киңәшләр
Аңлашылганча, көндәлек зирәклек – коры кагыйдәләр җыелмасы гына түгел. Кайда йөрәгеңне ачып булганын, ә кайда авызыңны ябып тору хәерлерәк икәнен, кайда сүз – көч, ә кайда дәшмәү алтын икәнен тоя белү ул. Шушы гади киңәшләр сезне игътибарлы булырга, эмоцияләрегез белән идарә итәргә өйрәтер. Үзегезне дә, башкаларны да хөрмәт итәрсез.
Көндәлек тормышта зирәклек күрсәтү – күзгә артык ташланмый торган әйберләрне дә күреп алу, сүз-хәрәкәтләргә яшерелгәннәрне тою, сизелер-сизелмәс сигналларны да эләктереп ала белү ул.
Бу социаль интеллект – халәтне, башкалар кәефен «укый алу», кайбер сүзләрне кайчан әйтергә, ә кайчан – дәшми калырга, кайчан елмаерга икәнен яхшы белү билгесе.
Мондый сизгерлеккә ия кешеләр үз-үзләрен тота беләләр дип әйтү генә аз. Алар кайбер адымнарның авторитетны төшерүен, имиджга кырын сугуын, үзара мөнәсәбәтләрне бозуын да яхшы чамалыйлар.
Кайчагында гади генә кагыйдәләрне белү дә җитә – сез инде үзегезне ышанычлы тоя башлыйсыз.
1. Шәхси мәгълүматларны ачып бетермәү
Бөтен кеше дә үз тәҗрибәсе, башыннан кичкәннәре белән бүлешергә ярата. Ләкин кызыклы әңгәмә һәм башкаларга «авыр йөк» булып төшкән ялыктыргыч сөйләм арасында сизелер-сизелмәс чик тә бар.
Уйлап карагыз әле: кемнең инде сезнең соңгы медицина анализларыгыз турында яки үзегезгә генә таныш эшнең нечкәлекләре хакында тыңлап торасы килсен? Бу хәл уңайсыз киеренкелек тудыра, башкаларның игътибары читкә юнәлә.
Социаль интеллект – ачылып китү һәм конфиденциальлек арасында балансны саклый белү дә ул. Шуны онытмаска кирәк: кайчак дәшми калу сүзләрдән көчлерәк була. Билгеле бер вакыттан соң ике арадагы мөнәсәбәтләрдә ышаныч туарга мөмкин – менә шунда инде ачылып сөйләшсәң дә була.
2. Башкаларны түбәнсетмәү
Бүтәннәрне түбәнсетү бәрабәренә үзен югары куйган кешегә хөрмәт шундук юкка чыга. Сез өнәп бетермәгән кеше турында сүз чыкса, иң акыллы адым – сөйләшүдә катнашмау. Шуны кыска һәм тыныч итеп белдереп, теманың сезгә кагылмавын сиздерә аласыз. Үз-үзегезне контрольдә тотуны да өстәгез монда. Төртмәле шаярту белән кайберәүләрнең авызын томаларга теләсәгез дә, туктала белегез. Импульсивлыгыгыз үзеннән-үзе юкка чыгар, әйбәт мөнәсәбәтләр сакланып калыр. Сүзне үлчәп сөйләшә торган кеше икәнегезне чамалап, башкалар да сезгә тартылыр. Хөрмәт – буш сүзләр белән түгел, кылган гамәлләр белән яулана.
3. Негативны күчермәү
Бөтен кешедә дә була инде күңелсез көннәр. Әмма сөйләшүләрне «Бәхетсезләр клубы»на әйләндерү дә дөрес түгел. Һәркем үз проблемасын сөйли башласа, сагыш атмосферасы басып китәр. Читләрнең моң-зарын тыңлау бер дә күңелле түгел бит. Бигрәк тә ул чебеннән фил ясауга кайтып калса, бергәләп чишүне таләп итмәсә. Иң яхшысы – хәленә керү, әлбәттә. Ләкин ул ситуацияне үзгәртмәячәк. Гел зарланып, елап йөргән кешедән туеп, тирә-юньдәгеләр кача башлаячак. Негатив берәүгә дә кирәк түгел.
Кайчагында эчтә бураннар дуласа да, дәшми калырга һәм елмаерга кирәк. Зарыңны сорауга алмаштырып кара: «Ә син бу хәлдән ничек чыгар идең?» – диген. Сөйләшү конструктив дулкынга күчәр. Ә эчтә калган негативны йөреп кайту белән басарга була.
4. Телефонга бәйлелектән арыну
Без хәзер телефонга шулкадәр бәйләнгән – ул булмаса, тормыш туктап калыр кебек. Ләкин нәкъ менә шушы гаджет безне «күзгә күренмәс» итә. Экранга түгел, тирә-яктагыларга карагыз. Телефон кулыгызга береккән икән, бу эффектлылык билгесе түгел, әңгәмәдәшеңне санга сукмау. Сөйләшер сүзегез күңелсез тоелса да, хөрмәт йөзеннән булса да дәшми генә тыңлагыз. Кечкенә генә җиңү ясагыз: якындагы кибеткә телефонсыз гына чыгып керегез! 15–30 минут узса узар, ләкин дөнья бетмәгән бит! Телефонга бәйлелек әкренләп кимер.
Тирә-яктагылар бер генә минутка телефон кулланмасалар да, атмосфера ничек үзгәрәчәк! Сөйләшүләр – җанлырак, көлүләр ихласрак булачак, ә бу мизгелләр матур булып истә калачак.
5. Әңгәмәдәшеңнең хисләре белән санлашу
Эмоцияләр – катлаулы нәрсә. Кайберәүләр сәер, кемнәрдер аңгыра, берәүләр – чама хисен югалткан. Әмма шуны тышка чыгарып әйтү – турыдан-туры конфликтка китерә. Дусларыгыз арасындагы теләсә ничек итеп төртмәле сөйләшүләрне яңа компаниядә кабатлый алмыйсыз инде. Алар аңламаячак, үпкәләячәкләр. Иң яхшысы – игътибар күрсәтегез: елмаегыз, баш кагыгыз, тема күңелегезгә ятмаса, сөйләшүдән җиңелчә генә баш тартыгыз. Бу – йөз чөерү түгел, хөрмәт билгесе.
Кайчак кешене «ишетә» белергә – «аңладым» яки «күрәм, сиңа авыр», дип тыныч кына әйтергә кирәк. Кайгыртучанлыкны әнә шулай да белдереп була.
6. Эмоцияләрдә контрольне югалтмау
Бөтен кеше дә чыгырдан чыга кайчак: өстәл уены булсынмы, сәясәт турында кызу бәхәс купсынмы... Ләкин бу күренеш читтән бик ямьсез күренәчәк.
Көндәлек зирәклек эмоциональ үздисциплана таләп итми, әлбәттә. Ләкин кечкенә генә бер алым ярыйсы булыша: пауза ясап алырга кирәк. Урамга чыгып керергә, бер-ике тирән сулыш алырга, берәр күңелле вакыйганы искә төшерергә... Әйләнеп керүгә инде конфликтны булдырмый калуыгызны аңларсыз.
Тагын бер лайфхак: вак-төяккә «түземлелекне» шомартыгыз. Мәсәлән, чиратта торганда яки «бөке»ләрдә утырганда. Импульсны җиңгән һәр кечкенә вакыйга эчке чыдамлыкны ныгыта. Башкалар да сездәге тыныч халәтне күреп ала, сезнең янда үзләре дә үзгәрә башлый.
7. Гайбәттән өстен тору
Гайбәт – җиңелчә интеллектуаль бер тын алу кебек ул, ә чынлыкта – тозак. Башкаларның хаталарын, яшерен серләрен тикшерү – вакытлы канәгатьлек, әмма ышанычсыз кеше имиджын сезгә озакка беркетеп тә куя. Башкалар эшен тикшерүне нейтраль темаларга сөйләшүгә күчерегез: табигать, китаплар, кинолар турында әллә никадәр яңалык җиткереп була. Әкренләп башкалар да сезне гайбәткә тартып кертми башлар. Ә тыныч һәм ышанычлы кеше репутациясе хәтергә озакка кереп урнашыр.
8. Рәхмәтле була белү
Сүзләрдә генә чагылып калмыйча, игътибар, кечкенә генә хөрмәт күрсәтү билгесе дә ул. Күпләр гади генә «рәхмәт», «зинһар» кебек сүзләрне тиешенчә бәяләп тә бетерми. Ә ул уңай фон тудыра, хәтердә кала, мөнәсәбәтләрне ныгыта. Кайчак шул кечкенә генә игътибар билгесе дә теләсә нинди аклану сүзләреннән, озын чыгышлардан кыйммәтрәк. Сүзегезне хәрәкәтләр белән дә тулыландырыгыз: елмаегыз, баш кагыгыз, сорамыйча да ярдәм күрсәтегез. Андый детальләр күңелгә кереп кала, үзеңә дә шундый ук игътибар күрсәтә башлыйлар. Рәхмәтле булу ышаныч һәм җылылык атмосферасы тудыра.
Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев