Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чәчәкләр турында

Хатын-кызларга иң еш бирелә торган бүләк, әлбәттә инде, чәчәк бәйләме. Хәзер чәчәкләрнең ниндиләре генә юк! Төсләре, төрләре, бәяләре дигәндәй... Чәчәкләрнең төсенә, букет формасына һәм санына карап, аларның мәгънәсен ачыкларга мөмкин.

Кызык, әмма чәчәк бүләк итү безнең илгә, шул исәптән, Европага да Көнчыгыштан килгән. Инде XVIII гасырда ук анда ир-атлар гүзәл затларны чәчәкләр белән сөендерә торган булган. Белүебезчә, ул чорда ир-ат белән хатын-кызга күзгә-күз карашып аралашу тыелган була. Ә чәчәкләр туры мәгънәсендә хисләрне аңлату өчен бер ысул булып саналган. Европа сәяхәтчеләре бу ысулны күреп, соңрак чәчәк бирү гадәтен үз илләренә алып кайта. Россиядә гүзәл затларга букетларны XIX гасырда бүләк итә башлаулары мәгълүм.
Чәчәкләрнең төсенә, букет формасына һәм санына карап, аларның мәгънәсен ачыкларга мөмкин. Борынгыдан славян халкы җеп сандагы чәчәкләрне тормыш циклы тәмамлану, матәм белән бәйләгән. Бу гадәт бездә хәзер дә яши. Ә менә Япониядә 2 чәчәк бүләк итү гадәти күренеш. Әмма 4 чәчәк үлем һәм кайгы билгесе санала. Америкада 12 данәдән торган гөл бәйләме бирү шулай ук нормаль күренеш санала.

1 чәчәк - игътибар, ошатуны аңлата (романтик очрашу өчен яхшы туры килә);
3 чәчәк - хөрмәт билгесе (күбрәк укытучылар, җитәкчеләргә, әниләргә бүләк итәләр);
5 чәчәк - беренче тапкыр мәхәббәт аңлату өчен;
7 чәчәк – чисталык һәм назлылык билгесе (кәләшләр букетын гадәттә шуның кадәр чәчәктән ясыйлар);
9 чәчәк – илһамлану билгесе (мондый букетларны, гадәттә, танылган кешеләргә, иҗат кешеләренә, якын дусларга бүләк итәләр);
11 чәчәк – мәхәббәт, дәрт, ярату билгесе (хәләл җефетләргә бүләк итә торган букетлар өчен);
51 чәчәк – җитди мөнәсәбәтләр һәм көчле ярату билгесе;
101 чәчәк – хисләрнең чиксезлеген, яраткан кеше өчен барысын да эшләргә әзер булганлыкны аңлата. Европада Виктория чорында чәчәк телен белү матур киенү белән бер дәрәҗәдә мөһим булган. Элек чәчәкләр белән киемнәрне, савыт-сабаларны бизәгәннәр. Мисал өчен, ак розаның нәрсә аңлатканын белгән кеше өчен аны бирүче нәрсә әйтергә теләгәне сүзсез дә бик яхшы аңлашылган.

Сирень, ак канәфер - чиста мәхәббәт
Акация - серле мәхәббәт
Кызыл роза - дәрт
Лалә - соклану
Кала - хөрмәт
Магнолия - рәхмәтле булу
Ясмин, ирис - дуслык
Алсу роза - тәрбиялелек
Миләүшә, маргаритка - оялчанлык, тугрылык
Гортензия - битарафлылык
Умырзая - өмет
Гипсофила (gypsophila) - намуслылык, бәхет
Кызыл канәфер, кара роза - матәм, кайгы билгесе исәпләнә.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев